Бөек Җиңүне каршылап
Мин сугыш еллары баласы.
(Тәтеш, 8 май, "Тәтеш таңнары").
Саимә Минкина, Олы Тархан авылы:
"Мин Минкина (Таҗиева) Саимә Кәрим кызы 1937 елның 5 гыйнварында Олы Тархан районы Олы Тархан авылында тудым. Мин сугыш еллары баласы. Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 4 яшь иде. Әнкәй белән Казаннан кайтып килә идек. Пароходтан төшеп, өйгә кайтып җитәргә 3 километр кала урман бетә. Нәкъ менә урман беткән урында авыл ягыннан бер кеше йөгереп килгәнне күрдем. Әнкәй әйтә бу бит абыең, Мәнсур ди. Абый килеп җитеп, икебезне дә кочаклап алды да - Герман сугыш башлады, диде. Мин билгеле аңламадым, әнкәй томаланып елый башлады. Әтиегезгә 55 яшь сугышка китмәс инде, ә менә ике абыең чиратта тора. Әткәй Казанга барып елга портында грузчик булып эшли иде.
Авылдашларыбыз сөйли иде, безнең авылда әтиеңнән дә көчле кеше юк, 24 пот күтәрә дип. Берничә көннән әткәй – әнкәй һәм миннән олы туганнарым бик елый башладылар, ике абыйны сугышка озаттылар, күрәсең. Без 7 бала гаиләдә калдык. Ә менә өченче туганым Мәнсур абый 1943 елның 13 гыйнварында 17 яшендә сугышка алынды. Бик салкын көн иде. Бик күп кеше җыелды. Абыемның класс җитәкчесе Евгения Ивановна дип эндәшәләр иде аңа, бик елап теләкләр теләп калды. Абый 9 класста укый иде.
Шуннан соң әнкәй-әткәй бик хәсрәтләнеп ябыктылар. Ләкин болай яшәп булмый бит инде, яннарында тагын алты бала бар. Бик авыр тормыш башланды. Ачлык, ялангачлык. Ике апам, бер абыем мәктәпкә йөриләр. Торган саен – мин дә тормышны аңлый башладым. Яз көне бакчалардан кар китә башлагач, яланаяк черек бәрәңге җыябыз. Аяклар эреп җитмәгән туңга тияләр. 12 километр ераклыктагы болыннан әнкәйләр кыргый суган (җуа) алып кайталар иде. Аны чистартып урамга тотып чыга идек. Ә хәзерге балаларның кулларында кыйммәтле шоколад, ипи, печенье.
Мин башлангыч класста укыганда исемдә әле Кадышта балалар йорты бар иде. Шуннан балалар безнең мәктәпкә концерт куярга киләләр иде. Бу балалар йортында хәзерге кебек чүплеккә ташлаган аналарның балалары түгел, сугыш кырында Ватан өчен, каннарын, җаннарын кызганмыйча ятып калган ата-аналарның балалары тәрбияләнә иде. Җәй көне үләннәр җыеп ашыйбыз. Ләкин каралты, койма буйларында кычыткан бетә иде. Кыр буена чыгып, ирен яргыч, баллы үлән, ат колагы җыя идек. Әнкәй кызыл чөгендерне пешереп, аны киптереп шикәр урынына чәй эчәргә бирә иде. Энем шешенә башлады. Аны кызганып үземнең өлешемне, бер йомырканың яртысын, әнкәйгә күрсәтмичә, аңа бирә башладым. Барыбыз да бер төрле тукланабыз, ул ир бала булгангадыр инде. Әткәй – әнкәй өчпочмаклы хатлар алып торалар. Ләкин озакка бармады. Беркөнне әткәй-әнкәй дә олы туганнарым да елый башладылар. Почтальон аларга бер кәгазь китерде. 1916 елда туган абыемның үле хәбәре иде. Ике абыем сугыштан исән – сау кайттылар. Олы абыем 1947 елда кайтты, ләкин кайтуына хатыны үлеп, 13 яшьлек улы калды. Озак та тормады сугыш әрнүләредер инде, үзе дә үлде. Өченче абыем сугышны Австралиядә тамамлаган. Ул да 1947 елда кайтты. Аның бик күп орден, медальларе , хәрби званиесе дә бар иде. Дошман снарядыннан окопта качкан вакытта аркасыннан һәм кулларында тырналган эзләр күп иде. Бу абыем озак яшәде. Марафон йөгерүе буенча чемпион иде.
1945 елның ниһаять 9 мае. Халык кайсы елый, кайсы көлә. Кемгә нинди кызыл төстәге чүпрәк бар барысы да капка башына элделәр. Көн шундый матур, җылы, кояшлы иде. Мин шушы елны 1 класска укырга бардым. Беренче укытучым Баян апа, аның кызы Зәйнәп Ибраһимовна белән миңа эшләргә туры килде. Иртән барганда ап-ак кырау, кайтканда эрегән була. Ә кар яугач аягыма 3 кат йоннан бәйләгән носки белән кыш чыга идем. Бүтән нәрсә юк, калган киемнәр турында әйтәсе дә юк. 4 классны тәмамлаганчы беренче сменада, 5-8 классны тәмамлаганчы икенче сменада укыдым. Мәктәптә яхшы укыдым билгеле. Карточкам стенада иде. 10 классны тәмамлагач бераз колхозда эшләдем дә Казанга киттем.
Медицина училищесына укырга кердем. Аны тәмамлап авылыма кайттым. Ул вакытта авылыбыз район үзәге иде. Баш табибка үтенеч кәгазе белән янына кергәч, (Островский иде) мине больницаның баш табибы, РСФСРның атказанган табибы, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Иван Николаевич Чемезовка җибәрде. Ул мине хатын-кызлар һәм балалар консультациясенә балалар шәфкать туташы итеп җибәрде. Ә балалар табибы күршем бергә уйнап үскән Венера Загидовна Гафурова белән беркөнне эш башладык. Мин Венера Загидовнаның әйткән бер сүзен йөрәгемә сала бардым. Аның белән 4 ел гына эшләргә туры килде шул. Ул Казанга китеп барды. Әле исән. Аннаң соң мин 20 ел авыру балаларны берүзем прием алып бардым. Бала күп. Мәмәйдә -78 бала, Түкәшидә -99 бала, әлеге поселоклар безгә керә иде. 25 в.а.п., 27 фельдшер. Ай саен аларны җыям, отчетларын алып үземнекен дә бергә теркәп, Тәтешкә илтәм. Еллык отчетларны да шулай ук. 20 ел эчендә минем күргәннәрем бер китапка язып бетереп булмас иде.
Мин эшкә кергән елны мәктәптә 2041 бала иде. Прививкага бер атна йөри идем. Ул вакытта шприцларны кайнатабыз, җитәрлек инәләр дә юк. Мәктәптән яңадан эшкә, ә эштән кайтуыма капка төбендә 2-3 кеше балалары янына чакыра килгәннәр. Төнге чакыру тагын. Ул вакытта балалар арасында йогышлы авырулар күп иде. 1971 елның 6 гыйнварын һич тә онытырлык түгел. Бер фельдшер 6 яшьлек бала алып килде. Һич аңламыйм бу балада нәрсә соң, аның күзләре эренләгән, бөтен тәне тимгелләр белән капланган. Минем шулкадәр ачуым килде, ахыр чиккә җитеп ачуланышканчы баланы алып кит, дидем. Ләкин соң иде инде. Аның белән янәшә безнең авылдан 10 яшьлек бала әнисе белән утыра. Бу анага Аллаһка ялынган кебек ялындым. 23 гыйнварда мин сезгә барам, баланы мәктәпкә җибәрмә, дидем. Иртән уянгач бардым, бала мәктәпкә киткән. Мәктәпкә бардым, баланың температурасы юк иде, кичкә температура күтәрелгән. Ана кеше баланы күршегә алып кергән. Минеке генә авырмасын әле, сезнеке дә авырсын дип.
Эшемне бик яраттым. Балалар – мине, мин аларны яраттым. Шуңадыр медицинада 45 ел хезмәт куйдым, балалар шәфкать туташы булып. Әле пенсия яшенә җиткәч тә, бер генә ел булса да эшлә инде дип үтенгәч, тагын 10 ел эшләдем. Гомер буе кешеләргә хезмәт иттем.
Минкин Исмәгыйльгә тормышка чыктым. Ике малай тәрбияләп үстердек. Алар үз тормышлары белән гомер итәләр. Иптәшем аянычлы хәлдә иртә вафат булды. Хәзер мин улым Камил һәм киленем Лилия тәрбиясендә яшим.
Бала чакта авырлыклар, күп михнәтләр кичерсәм дә, бүгенге көндә рәхәтен дә күрәм, тормышым Аллага шөкер. Бар теләгем шул, дөньялар имин, җитеш булсын, без күргәнне яшь буынга күрергә язмасын".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев