Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Бер-береңне сакларга кирәк

Тәтештә яшәүче Нурия һәм Илдус Әхмәтовлар бергә гомер итүләренең алтын юбилеен билгеләп үткәннәр.

Нурия ханым әйтүенчә, ул үзе Олы Тормыдан, ә ире Келәштән, аларга Буада очрашырга туры килгән. 

– Мине күргәчтен үк, “Урлыйм мин сине, чи­бәркәй” диде, – дип искә төшерә Нурия апа. – Илдус колхозда шофер булып эшли иде. Ул да миңа шулай ук ошады – булдыклы, җор телле, сөйкемле иде. 
Егет вәгъдә иткәнчә, шулай булган да – урлаган. Кыз баштарак егет йортыннан качып китәргә дә уйлаган, ләкин, тирәнтен уйлагач, калырга булган. Һәм, аның әйтүенчә, шулай эшләвенә беркайчан да үкенмәгән, ире белән яшәгән елларын ул бәхетле вакытлар, дип саный.   


– Аның гаиләсендә ми­не яхшы кабул иттеләр, олы апалары да шулай ук күңелемә якын кешеләргә әйләнделәр, – ди җылылык белән Нурия апа. – Ирем ха­тын-кыз яки ир-ат эше дип бүлеп тормый, барлык туганнарны хөрмәт итә, һәм мин дә моны аңардан өйрәндем. 


Яшьләр Тәтешкә килеп то­ра башлагач, фатирда йорт хуҗа­лары белән бергә яшәгәннәр, һәм чит-ят кешеләр белән дә шулай ук алар үзара аңлашып, тату көн иткәннәр, алар­ның кызы Фаяны да үз онык­ларыдай күргәннәр. Кешеләргә карата игелек­ле булырга, ярдәм итәргә кирәк, шул чагында җавап буларак булышлык та алыр­сың диләр ир белән хатын.
Илдус Котдус улы “Сельхоз­тех­ника”да – шофер булып, аннары УРСЖда эш­ләгән, үзенең яшәр урынын да әлеге оешмадан алган. Хатыны башта балык заводында хезмәт куйган, лаек­лы ялга аны социаль яклау бүлегеннән ­озатканнар.   


–     Әбиләргә хезмәт күр­сәттем, барысы да әйбәт­ләр иде. Аларны еш искә алам, – ди Нурия Рәхим­җан кызы.  


Алтын юбилейларын билгеләп үтүчеләр әйтүен­чә, бергә гомер иткән елларында алар беркайчан да байлык артыннан кумаганнар, кызлары Фәйрүзә белән Лилия алар өчен иң мөһиме булган, хәзер инде өч оныкларына сөенеп туя алмыйлар.  
 – Мәхәббәтебез, гаиләбез – без­нең байлыгыбыз, – диләр ышанычлы итеп ир белән хатын. – Иң мөһиме – тату яшәү, бер-береңне ишетә белергә, юл куярга, бергәләп озак еллар яшисе барлыгын һәрчак уйларга, шуңа күрә бер-береңне сакларга һәм барлык авырлыкларны җиңеп ­чыгарга кирәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев