Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Бергәләп күңелле яшиләр

Бакырчыдан Мөсәлләм Рәхмәтуллин җирлектәге колхоз фермасында гомер буе атлар караучы булып эшләгән.

(Тәтеш, 6 февраль, «Тәтеш таңнары», Сания Сәмигуллина)
Атлар дигәннән, балачак хатирәләре күз алдына килде. Менә җәен ат арбасында, кышын салам түшәлгән йомшак чанада терлекче абыйларга утырып урам чатына кадәр барабыз да, атның безгә карап пош­кырып куюыннан бераз шүрләсәк тә, үҗәтләнеп чана артыннан ябышып баруны дәвам итәбез. Их, кызык чаклар. Шундый матур уйлар белән әңгәмәбезне башлап җибәрәм. 

“Нанай, бар белгәннәремне сөйләрмен. Гомер буе колхозда эшләдем, – дип ягымлы тавыш белән сүзен башлап җибәрде Мөсәлләм абый. – Үзем төп Бакырчыдан. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, берникадәр эшләдем дә, шоферлыкка укыдым. Өч ел армиядә хезмәт итеп кайттым, аннары туган авылда шофер булып эшләп алдым. Сәламәтлегем сынатып торганлыктан, фермага эшкә бардым. Ул чакта бөтен хезмәт: су ташу да, азык кертү дә, фураж таратулар да, тирес түгү дә кул көче белән башкарыла иде. Ат җигеп эшләдем”.

Мөсәлләм абый әйтүенчә, ул колхозда, районда узган Сабан туйларында ат чабышында еш катнашкан. “Атымны матур итеп бизәп, аңа кыңгыраулар тагып иң беренче тапкыр ничек итеп Тәтешкә ярминкәгә баруымны хәтерлим әле. Бәйрәмгә килгән мәртәбәле кунак Фәрит Мөхәммәтшинны атыма утыртып, мәйдан буйлап әйләндереп тә килгән идем. Ат чабышларында еш кына беренче урынны башкаларга бирмәдем. Олыгайгач та әле, атта узышканда, “Молодец, бабай” дигән хуплау сүзләрен әйтүчеләр күп булды”, – ди Мөсәлләм абый эчке бер горурлык белән. Хатыны Нәзиһә апа белән ничек танышуларын, кавышуларын искә төшерәбез. “Нәзиһә озак еллар сыер савучы булып эшләде. Аның белән фермада дуслашып киттек. Ул тумышы белән Олы Тарханнан булса да, язмышның язганы дияргәме, карт әбисе тәрбиясендә безнең авылда үсте. 6 ел очрашып йөрдек тә, клубка кичке уенга чыккан җирдән үзебезгә алып кайтып киттем, –  ди Мөсәлләм абый өйләнгән вакытларын хәтердә яңартып. – Йөри башлаган елны исәпләп, 53нче ел бергә гомер кичерәбез. Бик тату яшәдек. Бүгенге тормышыбыз, шөкер, җитеш. Улым Илшат җирлектәге хуҗалыкта механизатор, киленебез Алсу сатучы  булып эшлиләр, оныгыбыз Данис 1нче сыйныфта укый, алар белән бердәмлектә яшибез, киңәш-табышларыбызны бирәбез. Алар безнең иң зур шатлык”.

рәсемдә: Нәзиһә һәм Мөсәлләм Рәхмәтуллиннар оныклары Данис белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев