Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Бергәләшеп – барысын да башкарабыз

Килдеш авыл җирлеге башлыгы Виктор Исаев әлеге вазифада уналтынчы ел уңышлы эшли.

(Тәтеш,  22 декабрь, Тәтеш таңнары). Килдеш авыл җирлеге башлыгы Виктор Исаев  әлеге вазифада уналтынчы ел уңышлы эшли. 

 “Мине 2003 елның июнендә гражданнар җыенында бердәм тавыш белән сайладылар, – дип искә төшерә Виктор Семенович. – Аңа кадәр колхозда агроном-орлыкчылык белгече булдым, аннары сөт җыючылыкка тәкъдим иттеләр. Элек һәр­бер йорт хуҗалыгында ди­ярлек сыер асрыйлар иде, эш барышында барлык авылдашлар белән аралаштым, намуслы исәп-хисап алып бардым, шуңа күрә дә килдешлеләр миңа ышаныч белдергәннәрдер, дип уйлыйм”. 

Депутат авыл һәм район хакимиятендәге хезмәткәрләре турында ярдәмнәре һәм аңлау­лары өчен зур ихтирам белән сөйли. “Әйдәп баручы белгечләргә беренче вакытларда миңа барысын да диярлек әйтеп торырга туры килде, әлбәттә. Кирәкле документларны мин төннәр буе карадым, карарларны укыдым, канунны һәм андагы маддәләрне өйрәндем”, – ди ул. 

Җирлек администрациясенең көн­дәлек шактый мөһим эше, беренче карашка аз булып тоелса да, бик күп. Виктор Семенович җирлек секретарен әлеге эшчәнлектә бәяләп бетерүен читен дип раслый: “Тәҗрибәле секретарь Зоя Мешкова миңа күп яктан ярдәм итте, лаеклы алмаш – Любовь Мешкованы калдырды, аның белән 10 елдан артык бергә хезмәт куябыз”.

Җирлек башлыгы авыл кешеләренең яшәве өчен уңайлы шартлар булдыру, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, территориядә санитар тәртипне тотуны җирле үзидарә эшчәнлегендә өстенлек­ле юнәлеш дип саный. Килдештә йортларның тышкы якларын, түбәләрен яңарту, территория­ләрне җыештыру буенча даими эшләр алып барыла, мәдәният хезмәткәрләре актив эшли, “Валда шинясь” республика мордва бәйрәме инде бишенче ел үткәрелә.

Җирлек башлыгы аңа ышанып тапшырылган территориядә “Авангард” ҖЧҖ авыл хуҗалыгының эшчәнлек алып баруын, тумышы белән шушы авылдан булган Виктор Абрамов җитәкчелек итүен зур уңыш дип саный. “Авыл җирлеге һәм район Советы депутатының планнары, эшлекле тәкъдимнәре һәрвакытта күп, һәм шунысы да мөһим,   аларны тормышка ашыра белә”, – ди ул җирле иганәче Виктор Ильич, үзенең кече ватаны өчен чын йөрәктән янып-көюче турында.  Виктор Семенович гражданнарның үзара салымын авылны төзекләндерү мәсьәләсен хәл итүдә шактый ярдәм дип саный, чөнки акчаларын кайда сарыф итәсен авыл кешеләре үзләре хәл итә. 

“Быел планның 84 процентын җыйдык, – дип аңлатма бирә җирлек башлыгы. – Акча авылны алга таба да төзекләндерүгә һәм юл өслеген өлешчә ремонтлауга тотылачак. Үз авылының киләчәге өчен битараф булмау­чыларның һәркайсына рәхмәтлемен: кемдер матди яктан булыша, кемдер оста куллары белән файдалы эшләр башкара, иң мөһиме – якташларымның туган җирләрен тагын да яхшырак итү теләге бар”.
Виктор Семенович кешеләрне шәхси үрнәгеңдә алып барырга кирәк дип саный: аны еш кына кулына чалгы тоткан килеш тә күрергә мөмкин – ул авыл Советы бинасы янындагы, юл буйларындагы чүп үләннәре белән көрәш алып бара. Аны авыл зиратында бензин пычкысы яки көрәк тоткан килеш тә очратырга була. Ул һәрвакытта эштә, кешеләр дә үзләренә карата битараф булмаганы, игътибарлы мөнәсәбәте, теләсә нинди тормыш мәшәкатьләрен аңлап кабул иткәне өчен рәхмәт диләр. 

Килдеш менә шулай берләшкән килеш яши: авыл һәм район хакимияте, актив депутатлар, киң күңелле авыл кешеләре көнүзәк проб­лемаларны чишәләр, бәйрәмнәр үткәрәләр, ветераннарны хөрмәтлиләр, авылны төзекләндерәләр.

Язмабыз героеның җаваплы урында озак вакытлар эшләве  дә аны күп яктан аңлаган якын кешеләре ярдәмендә ирешелгән. “Хатыным Елена – балалар бакчасында тәрбияче, һәрвакытта булышлык күрсәтергә әзер. Әгәр вакытыбыз булмаганда, әти-әни­ләренең ми­чендә яңа пешкән икмәк һәм кәбестә ашы һәрвакытта бар, – ди Виктор Семенович. – Улым Максим армиядә контракт буенча хезмәт итә, кызым Василиса авыл ху­җа­лыгы академиясендә укый. Миңа нибары 50 яшь, туган җир хакына алга таба эшләр өчен әле көч тә, кодрәт тә җитәрлек”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев