Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Борчакның уңдырышлылыгы сөендерә

“Новая Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесе игенчеләре уңышны урып-җыялар һәм көзге чәчүгә әзерләнәләр.

Рафис Җәләлетдинов комбайнда улы Рәсим белән алмашынып эшли. 

– Безнең хәзерге җитәк­чебез Илһам Исламовичта мин мәктәптә чакта ук инде комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән идем. Ул мине өйрәтте, һәм бу минем хәтердә ныклап урнашып калды, тәҗрибә һәм тео­ретик ки­ңәшләр өчен генә түгел, туган җиргә мәхәббәт тәрбия­ләгәне, йөкләнгән эшкә җаваплылыкны аңлар­га төшендергәне өчен дә аңа рәхмәтлемен. Ул башка хезмәткә күчкәч, мин армиягә киткәнче инде ике ел комбайнчы булдым. Монастырский СПТУында механизаторлыкка укыдым. Кышын  фермада эшлим, трактор белән терлекләргә азык таратам. Ике ел инде чөгендер төяү белән шөгыльләнмим, элек трактор белән төяп тора идем, ә хәзер өемнәр бик зур, моның өчен башка техника кулланыла. Хәзерге вакытта борчакны урып-җыябыз, ул искиткеч яхшы, әмма аны җыеп алу җиңелләрдән түгел. Уңдырышлылык бик яхшы – гектардан 45 центнерга кадәр җитә. Бункерга сиксән центнер борчак сыя. Кырда эшсез тормыйбыз, иген ­ташучы машиналар тиз килеп җитә. Моңа кадәр көзге игеннәрне урып-җыйдым. Борчак – ни булса да аеруча авыр культура, теземнәрне дә күреп булмаслык тузан күтәрелә. Минем өчен иң күңелгә ятышлысы – бодайны турыдан-туры ур­ып суктыру. Гомумән, урак өсте – безнең өчен иң кие­ренке һәм җаваплы вакыт, аны, Сабан ­туенда чабышка чыгарга җыенган атлар кебек, һәрчак түзем­сезләнеп, шатланып та, дулкынланып та көтәбез. Быел комбайнда улым Рәсим, Казан югары уку йорты студенты, минем алмашчым булды. Кайчандыр минем остазым өйрәткән кебек, мин дә аны эштә зирәклеккә тө­шендерергә тырышам. Әти буларак, мин аның игенчелек эшенә сәләтле булуыннан канәгатьмен, һәм бу мине бик сөендерә, – дип уртаклашты Рафис Җәләлетдинов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев