Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Чисталык һәм тәртипне тәэмин итә

----------


Евгения Никитина, поликлини­каның педиатрия бүлеге санитаркасы:

– Минем яшь чагында үк медицина учреждениесендә эшлисем килә иде һәм менә ун ел инде районыбыздагы хастаханәдә хезмәт куям. Мин кечкенә пациентларны кабул итү буенча өч табиб бүлмәсендәге һәм ике прививка ясату бүлмәсендәге чисталык өчен җавап бирәм. Минем карамакка барлыгы 100 квадрат метр территория беркетелгән. Эш урынындагы һәр иртә биналарны дезинфекцияләү әйберләре белән дымлы җыештырудан башлана, тәрәзә төпләрен, өстәлләрне сөртеп чыгам, авыруларны кабул итә башлаганчы бүлмәләрне җилләтәм.  Кулланылган әйберләрне алыштырам, чиста биләүсәләр, сөлгеләр, җәймәләр алып киләм. Миңа беркетелгән барлык кирәк-яракларны тәртиптә тотам, аларны сак­лау һәм куллану өчен җавап бирәм. Көн дәвамында шулай ук үземнең шәфкать туташларыма ярдәм итәм, документларны алып килү һәм тапшыру буенча күрсәтмәләрен үтим. Сәгать икедә шулай ук идәннәрне юып чыгарабыз, эш өстәлләрен сөртәбез.

Бездә коллектив бик дус, табиблар белән дә, шәфкать туташлары белән дә үзара аңлашып хезмәт куябыз, аларның барысы да ягымлылар, кирәк чакта һәрвакыт киңәшләрен бирәләр һәм ярдәм итәләр.

Үз вазифамны, минем хезмәтем буларак, ихлас күңелдән башкарырга тырышам. Медицина учреждениесендәге чис­талык һәм тәртип – сырхауларның да, безнең коллективның да сәламәтлек нигезе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев