Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Диагностика проблеманы ачыкларга ярдәм итәчәк

--------------


Лилия Галиуллина, функциональ диагностика бүлмәсе шәфкать ­туташы:
– Мин медицина хезмәткәре һөнәрен үземнең теләгем буенча сайладым. Мәктәптән соң медучилищега укырга кердем, һәм аны тәмамлагач, безнең үзәк район хастаханәсендә эшли башладым. Функциональ диаг­ностика бүлмәсенә белгеч кирәк булгач, уку курслары уздым, һәм менә инде 30 елга якын сырхауларга диаг­ностика үткәрәм. 

Минем кабинетка көн саен берничә дистә кеше килә. Минем тарафтан үткәрелә торган эшләр төре шактый күп кырлы. Электрокардиография – йөрәк тибеше бозылуның һәм эшчәнлегенең үткәрүчәнлеген ачыклар, миокардның функциональ торышын бәяләү, инфарктларны һәм башка ишемия үзгәрешләрен тикшерү өчен кирәк. Моннан тыш, табиб билгеләнеше буенча холтер куям, бу йөрәкнең тәүлек әйләнәсе ничек эшләвен ачыклау мөмкинлеген бирә, кемгәдер артериаль басымның тәүлек әйләнәсе ничек булуын ачыклау таләп ителә, спирометрия – сулыш агымына тикшерү үткәрәм, ул күп күрсәткечләр буенча тышкы сулыш функциясен бәяләргә мөмкинлек бирә. 

Шоферлар өчен кайбер катего­рияләргә электроэнцефалография буенча медицина тикшерүе үтәргә кирәк, бу да минем хезмәт вазифама керә. Төрле кешеләр бар, кемдер планлы тикшеренүгә килә, ә кемнедер авыру буенча табиб җибәрә, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр борчыла, аларны тынычландырырга тырышам. Минем кабинетта үткәрелә торган тикшеренүләр бик мөһим, чөнки ул проблеманы башлангыч этапта ачык­ларга, җитди нәтиҗәләрне булдырмый калырга ярдәм итә. Хәтта әгәр сезнең йөрәгегез борчымаса да, бу аңа игътибар таләп ителми дигән сүз түгел әле. Сәламәт кешеләр кебек тоелсалар да, алар диспансеризация үткәч һәм ЭКГ кабинетында булганнан соң гына үзләрендә барысы да яхшы түгел икәнлеген, кичергән чирләрдән соң йөрәктә өзлегүләр калуын ачыклыйлар. Шуңа күрә үз организмыңа игътибар күрсәтергә һәм зарурилык булганда һичшиксез табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев