Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

“Дәваланырга килүчеләрне мин һәрвакытта хөрмәт иттем”

Кече Бисәрдә яшәүчеләр Роза Толмановага киңәш сорап гадәт буенча гына түгел, аның һичшиксез ярдәм кулы сузачагына ышанып мөрәҗәгать итәләр, чөнки фельдшер булып утыз алты ел хезмәт кую барышында ул шактый тәҗрибә туплаган.

 (Тәтеш, 22 август, "Тәтеш таңнары",Юлия Калинина (автор фотосы)). Роза Андреевна күп балалы гаиләдә туа һәм олы апасы үрнәгендә медицина училищесына укырга керә. “Баштан ук институтка барыр­га теләдем, ләкин бу вакытка инде әти вафат булды, безне тәрбияләү әнигә кыенга туры килде. Ә Буада аның кыз туганы яши иде, мин аның янына фатирга кердем”, – дип искә төшерә Роза Андреевна. 

Медицина училищесын тәмамлаганнан соң, яшь белгечне Кушкуйга юллыйлар.
“Медпункт шәхси йортта урнашкан иде. Транспорт ягы белән читен булды, шуңа күрә сырхау­ларны Тәтеш яки Олы Шәмәк хастаханәсенә тракторда яки колхоз “полуторка”сында алып бардык. Ул чакта Кушкуйда балалар бик күп булды, бер яшькә кадәргеләр генә дә – 42 сабый. Прививканы өйгә барып ясадык. Еш кына колак арты бизе шешү, кызамык, кызылча, су чәчәге белән авырдылар”, – дип сөйли ул  һәм эшләгән вакытта аның участогында балалар үлеменең бер генә очрагы да булмавы белән ихластан горурлана. 

Роза Андреевнаны ике елдан соң туган авылы Кече Бисәргә күчерәләр. Биредә медпункт агач бинада урнашкан, мич утын белән ягыла торган була, суны коедан ташыйлар, суыткыч юклыгы – тагын бер мәшәкать тудыр­ган, шуңа күрә вакцинаны өендә саклаган. Ул үзенең хезмәт тәҗрибәсендәге бер очракны елмаеп искә ала: “Хатын-кызның каны китте, аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә җибәрергә кирәк иде. Мин халаттан юлга чабып чыктым, күмер төягән машинаны туктаттым. Сырхауны кабинага утырттык, үзем арбага үрмәләдем. Барып җиттек, хастаханәдә йөгерәм, бөтен киемем пычрак, ә баш табиб Лидия Михайловна Перунова миңа карап кырыс итеп әйтте: “Сез кайда аунадыгыз?” Шулай итеп, кем икәнлегемне әйткәнче, танымады. Хатын-кызны, бәхеткә, коткардылар”.

Ул ире Георгий белән бергә ике бала тәрбияләп үстергән, кешеләргә ярдәм иткән әниләре аларга кечкенәдән үк үрнәк булган. Кызы Марина әнисе сукмагыннан киткән – медицина институтын тәмамлаган. 

“Фельдшер – постта торган сакчы кебек. Үземә дәваланырга килгән кешеләрне мин һәрвакытта хөрмәт иттем”, – ди Роза Андреевна. Очрашуга йом­гак ясап, әле тагын болай ди: “Тормыш – ул китап, аны һәркем үзе яза. Төзәтмәләр белән язарга ярамый, яңадан күчереп язу мөмкин түгел. Аннары кайбер битләрне сызып ташлыйсы килмәслек итеп яшәргә кирәк”. 
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев