Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Эльбрус Гафуров: “Әфган бик озак әле төшемә дә керде”

15 февраль – Ватаннан читтә хәрби хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне.

(Тәтеш, 15 февраль, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина).

Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты 1979 елның декабрендә 
Әфганстанга кертелгән. Сугышчы-интернационалчылар арасында 
тәтешлеләр дә бар. Аларның һәркайсының үз язмышы, үз тарихы...

Эльбрус Гафуров  Тәтеш шәһәрендәге “Каенкай” балалар бакчасында хуҗалык 
мөдире булып эшли. 

Иҗади, барысы өчен янып-көюче, игелекле, игътибарлы, ышанычлы – хезмәттәшләре аны шулай тасвирлый.

Ә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре мөлаем йөзле Эльбрус Ибраһим улын күргәч, үзләренең каршысында хәрби хәрәкәтләр ветераны басып торуын бер мизгелгә онытып та җибәрәләр. Үзләренең сабыйлары өчен аларның күңеле тыныч.
Эльбрус Гафуров Кама Тамагы районының Кызыл Юл поселогында туган.

– Бу поселок картада юк инде, буш басу калды, – ди ул туган ягы турында моңсу итеп.
Тәмтедә сигезьеллыкны тәмамлагач, Казанга киткән. Токарь белгечлеге алу өчен училищега укырга кергән. Бер үк вакытта машина йөртүчеләр ­курсында да белем алган.

– Заводта ярты ел эшләп калырга өлгердем. Вакыт җиткәч, Бауман хәрби комиссариатыннан повестка алдым. Ул вакытта миңа буем зур түгел кебек тоела иде һәм армиягә алмаслар, дип курыктым. Медкомиссиядә буемны үлчәгәндә, бераз үкчәмне өскә күтәрдем, – дип елмаеп искә ала ветеран. –  1982 елның 1 апрелендә безне киемнәр биреп киендерүләрен һәм эшелон белән Таҗикстанга, Әфганстан чигеннән ерак түгел Курган-Тюбе шәһәренә җибәрүләрен хәтерлим. Татарстаннан без 150 кеше идек. Юлда барганда барысы белән дә таныштык. Сугышка баруыбызны белдек, гәрчә бу хакта сөйләшү тыелган иде, шулай да безгә медкомиссия үткәндә гәүдә һәм сәламәтлек торышы буенча десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә туры килүебезне, Әф­ганстанга җибәрергә мөмкиннәр икәнлеген аңладык. Ике ай ярым карантиннан соң, без автобусларда чик буена киттек. Аннары йөк вертолетларында Кундызның күченү пункт­ына кадәр очтык. Анда солдатларны частьләргә билгеләделәр. Безне, 15 кешене, ГРУның махсус билгеләнештәге 154нче аерым отрядына сайлап алдылар. Татарлардан, үзбәкләрдән, таҗиклардан, төрекмәннәрдән торган, әрмәннәр дә бар иде, хәрбиләр арасында аны “мусбат” – “мөселман батальоны” (35651нче хәрби часть, “Амур-35” чакыруы) дип атап йөрттеләр. Отряд баш күтәрүчеләрнең кораллы формированиесе белән туктаусыз хәрби хәрәкәтләрдә катнашты, Джаузджан, Балх, Фарьяб һәм Саманган провинцияләрендә актив сугышчан хәрәкәтләр үткәрде.
Дембельгә китүчеләр беренче көнне үк безгә янган машиналарны күр­сәттеләр һәм безне сак булырга кисәттеләр. Сугышта һәрчак куркыныч, әмма без бу хакта уйламадык та. Без патриотлар булып үстек, бурыч, йөкләмә кебек, шундый төшенчәләр – сүз генә түгел – алар безнең үз барлыгыбызның бер өлеше булды да инде. Операцияләрдә көн саен диярлек катнаштык. Яллар да булды. Палаткаларда яшәдек, кышын “буржуйка” яктык. Ком, таулар, дымлылык... 1982 елның көзендә Кули-Ишанда бандаларны тар-мар итү иң “кызу” бәрелешләрнең берсе булып истә калды. Душманнар безгә шулхәтле көчле аттылар, башны да күтәрергә бирмәделәр. Шулай да без үлем турында уйламадык, курку хисе булмады, бары тик операцияне уңышлы тәмамлыйсы килде.
Мине ел ярымнан соң, 1984 елның гыйнварында, Чирчикка җибәрделәр, июнь аенда өйгә кайттым 

Әфган әле бик озак төшемә керде. Андый нәрсәләр беркайчан онытылмый. Йөрәктәге әрнү төзәлми. Полкташлар белән аралашып тору сөендерә. 2019 елда Самарада очрашуыбыз күңелдә уелып калды. 70 кеше җыелдык, Украинадан батальон командиры, штаб начальнигы килде, хәтта Бурятиедән, 5 меңгә якын чакрым юл узып, җиде дус­тыбыз машина белән килде. Барысы да үзгәргәннәр, әлбәттә, бер-беребезне чак таныдык. Өч көн аралаштык һәм әйтерсең лә яшьлеккә ­кайткандай ­тоелды.  

Хәзер сабыйларның, хәтта менә безнең балалар бакчасындагыларның да, сугышлы уйнамавына, уенчык пистолетлар һәм автоматлар тотып йөгермәвенә игътибар итәм – бу бик шатландыра. Аларның тормышында ату тавышлары ­беркайчан да яңгырамасын һәм “сугыш” сүзе булмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев