Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Елена Иванова мәдәният тармагында 9 ел хезмәт куя

25 март – Россиянең мәдәният хезмәткәрләре көне

(Тәтеш, 25 март, “Тәтеш таңнары”). Елена Иванова мәдәният тармагында 9 ел хезмәт куя. 2019 елга кадәр район мәдәният йортында автоклуб мөдире булып эшләгән.
– Район мәдәният йортына эшкә 2013 елда урнаштым, мәдәнияттә эшләү тәҗрибәм юк иде, ләкин Тәтештәге педагогика көллиятенең музыка бүлеген тәмамлавым, студент булганда районның мәдәни-күмәк чараларында, үзешчән сәнгатьтә катнашуым ярдәм итте. Район мәдәният йорты коллективы бик җылы каршылады, ул чакта директор Татьяна Петровна Змеева иде, мин аны үземнең остазым дип саныйм. Яшь белгеч буларак, ул мине үз канаты астына алды, булышты, юнәлеш бирде, күп нәрсәләргә өйрәтте. Районның мәдәният йорты методистлары үз тәҗрибәләре белән ­уртаклаштылар, мин үземне бик тиз арада “үз кеше” итеп ­тойдым.    
Минем эшчәнлек кызыклы һәм күп төр­ле: техника, хуҗалык, финанс, ­оештыру мәсь­әләләрен хәл итү, методик кабинет эше, районның мәдәният йорты чараларын билгеләү белән шөгыльләнәм. Чаралар әзер­ләгәндә проблемалар килеп чыкса, аларны җайга салу юлларын эзлим. 

Бездә коллектив дус, бердәм, иҗади, һәр­чак ниндидер яңа, күңелле, матур күренешләр эзләнүдә. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәр чараны сәнгать ягыннан да, музыкаль яктан да искитәрлек итеп оештырып, онытылмаслык итәргә тырышалар. Безнең өчен иң мөһиме – үткәрелгән концертларның саны түгел, ә аларның бай эчтәлекле, Тәтеш районында яшәүчеләрнең кызыксынуын бертуктаусыз арттырып торырлык итү, – ди ­Елена Александровна.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев