Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Эшсез утырырга гадәтләнмәгән

Хәбәрчеләребез “Нур” авыл хуҗалыгы предприятиесендә булдылар.

(Тәтеш, 2 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).

Хәбир Шәйхетдинов авыл хуҗалыгы тармагында ярты гасырдан күбрәк хезмәт куя. Ул Зур Әтрәч авылында туып-үскән, армиягә кадәр үк инде колхозда эшләп, механизатор һөнәренең барлык нечкәлекләренә тө­шен­гән. Армиядә хезмәт иткәннән соң, ата-бабалары җиренә кайткан һәм тракторда эшләргә утырган. Илле ел эчендә аңа йөртергә туры килмәгән авыл хуҗалыгы техникасы юктыр мөгаен. Слесарь да булган, шуңа күрә теләсә нинди төзексезлекләрне дә җайга сала ала.

– Хәзерге вакытта ындыр табагында, йөк машинасында эшлим. Игенне амбарлардан, ындыр табагыннан, көне буе территорияләр буйлап ташыйм. Быел иген уңы­шы мул, күп эшләргә туры килә. Шулай да бу яхшы, мин эшсез утырырга гадәтләнмәгән, – ди Хәбир Хәйретдин улы. – Чәчү вакытларында кырга чәчүлек илттем, чәчкечләрне тәэмин иттем. Авыл хуҗалыгында һәрвакытта эш-мәшәкатьләр җитәрлек.

Якын туганнары арасында механизаторлар булмаса да, аның ике кызы “Нур” агрофирмасында сыер савучы булып эшли. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жатва-2022