Евгений Кавин кешеләргә үзенең кирәкле булуын тоя
Энергетика тармагында үз эшенең чын осталары хезмәт куя.
(Тәтеш, 22 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Кулланучыларны электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү Тәтеш РЭЧы коллективы өчен – көндәлек сыйфатлы хезмәт һәм төп бурыч.
Энергетика тармагында үз эшенең чын осталары хезмәт куя. Челтәр участогы мастеры Евгений Кавин – шундыйларның берсе.
– Мин икенче буын энергетик, – ди ул үзе турында. – Әти 30 елга якын Чинчурино подстанциясендә эшләде, әни 20 елга якын шунда ук дежур торучы электр монтеры булды. Еш кына алар янына барып йөрдем, миңа барысы да балачактан ук таныш. Миңа кызык иде, ә әти минем мавыгуымны хуплады, махсус каптырмаларда баганага менәргә рөхсәт итте, ничек эшләргә икәнлеген аңлатты.
Шулай итеп, яшь егет нинди һөнәр сайлау турында уйлап тормаган, ул сигезенче сыйныфтан соң энергетика техникумына укырга кергән. Аны тәмамлагач, өеннән киткән һәм белгечлеге буенча башка өлкәдә эшли башлаган. 1996 елда туган якларына кайткач, шәһәрдәге челтәр оешмасына сынап караучы булып эшкә урнашкан, Евгений Юрьевичны дүрт елдан мастер вазифасына күчергәннәр. Аның җитәкчелегендә ун кешедән торган электр монтерлары бригадасы эшләгән, алар җилкәсенә җитди хезмәт киеренкелеге төшкән: электр линияләре төзегәннәр, ремонтлаганнар, җитешсезлекләрне җайга салганнар. Һәрбер көн сәгатьләп билгеләнгән, эш энергия җайланмаларын эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча алып барылган.
Предприятие 2006 елда үзгәрешләр кичергәч, шәһәрдәге челтәр оешмасын районның электр челтәре белән берләштергәннәр, Евгений Кавин яңа коллективка җиңел күнегеп киткән, белгеч үз вазифасында калган.
– Көндәлек планлы эшләрдән тыш, безнең хезмәттә даими теоретик әзерлек һәм имтихан тапшыру мәҗбүри шарт булып тора. Эш сменасы эшкә рөхсәт алу белән башлана, – ди тәҗрибәле энергетик. – Башта без хезмәткәрнең иминлеген тәэмин итәбез, хезмәтне саклау буенча барлык кагыйдәләрне үтибез. Төп игътибар – җәрәхәтләр алуны кисәтүгә юнәлтелә. Теләсә нинди йөкләмә алдыннан инструктаж үткәрелә, эшне имин башкаруга наряд языла, анда әйберләрнең исемлеге, эшне башкару проекты, үтәлергә тиешле куркынычсызлык чаралары күрсәтелә. Халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртырга тырышабыз, менә берничә елдан бирле инде зур көчәнеш астында эшлибез, электр энергиясен сүндермичә терәкләрне һәм чыбыкларны алыштыра алабыз.
Ул һөнәри осталык бәйгеләрендә берничә тапкыр катнашкан, анда Тәтеш РЭЧ командасы ышанычлы җиңүләр яулаган.
Предприятиедә остазлык традицияләре саклана, һәм Евгений Юрьевич үзенең белемен һәм осталыгын яшьләргә бик теләп тапшыра, ел дәвамында өйрәтү алып барыла, фәкать аннары гына хезмәткәргә мөстәкыйль рәвештә эшләргә рөхсәт ителә.
Евгений Кавин үзенең озак еллар намуслы хезмәте өчен төрле дәрәҗәдәге ведомство бүләкләренә ия, аны хезмәттәшләре дә хөрмәт итә.
– Евгений Юрьевич – квалификацияле белгеч һәм ышанычлы иптәш, – дип кыскача, әмма төпле итеп тасвирлыйлар алар.
– Безнең предприятиедә матди-техник база даими рәвештә яхшыра һәм яңара, – дип белдерә энергетик. – Бу тиз эшләүгә, хезмәттә имин булырга ярдәм итә, эшебезне җиңеләйтә. Коллективыбыз тату, һәрвакыт бер-беребезне алыштырабыз, ярдәм итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев