Фармацевтикага мәхәббәте гомерлек
Олы Тархан участок хастаханәсе һөнәри кадрлар белән көчле. Андагы хезмәткәрләр күп еллар дәвамында авыл халкы һәрьяклап сыйфатлы медицина ярдәме алсын өчен мөмкин булганның барысын да эшли.
Ильмира Койрыкова, даруханә пункты мөдире:
– Үзем Буа районы Кыят авылыннан. Мәктәптә бары тик бишлегә генә укыдым. Миңа безнең даруханә хезмәткәре бик ошый иде. Ул игелекле хатын-кыз иде, ниндидер порошоклар төргәкләде, микстуралар ясады. Даруханәдә һәр нәрсә җәлеп итеп, анда тылсымлы һәм серле ис аңкып торды. Үземә витамин алыр өчен даруханәгә мин көн саен диярлек кереп йөрдем.
Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң Ульяновскига фармацевт училищесына укырга керү теләге белән яндым. Билгеләр яхшы булгач, училищега имтиханнарсыз кабул иттеләр. Ул елларда тулай торак юк иде. Миңа 15 яшь, һәм, әлбәттә инде, фатирга кереп яшәү минем өчен күнегелмәгәнчә булды, туганнарымны сагындым. Өйгә кайттым, елыйм. “Укырга уйлагансың икән – укы!” – диде әти. Өч ел сизелми дә үтеп китте. Уку миңа ошады. Фармацевт белгеченә мәхәббәтем гомерлек икәнен аңладым. Төрле тәҗрибәләр үткәрдек, рецептлар буенча порошоклар, микстуралар ясарга өйрәндек. 1988 елның февралендә юллама буенча Олы Тарханга кайттым. Менә 35 елдан бирле инде биредә яшим һәм эшлим. Даруханә коллективы мине яхшы каршылады. Иркинә Басыйрова – мөдир, Мәрьям Каймакова – бухгалтер, Равия апа Даирова, Сәлимә апа Биктимерова эшлиләр иде – бергә хезмәт куйган елларны сагынып искә алам. Бу иң кызык вакытлар булды. Мин рецептлар буенча ассистент буларак эшли башладым. Без порошоклар, мазьләр, инъекцияләр әзерләдек. Әлеге хезмәт зур җаваплылык таләп итә, сырхауларның сәламәтлеге һәм гомере даруларның сыйфатына һәм стериль булуына бәйле.
Элек химик матдәләр белән эшләгән өчен бер кешегә бушлай ярты литр сөт бирделәр. “Зарарлылык өчен сөт” дигән канатлы сүзләр безнең хакта иде. Аннары хезмәт шартларының зарарлыгы өчен компенсацияләрне бетерделәр.
Без 1996 елда хастаханә территориясендә урнашкан башка бинага күчендек. 2014 елга кадәр Резидә Сәйпиева белән бергә эшләдек. Бу вакытларда даруханә хезмәтенә компьютер технологиясе керттеләр. Резидә үзе дә өйрәнде, мине дә өйрәтте. Хәзер исәп-хисаплар ясыйм, заказлар рәсмиләштерәм – барысы да электрон рәвештә эшләнә.
2014 елда даруханә пунктын хастаханә бинасына күчерделәр. Моңа Равил Харисович Мөбарәкшин белән Ольга Васильевна Баннова бәяләп бетергесез булышлык күрсәттеләр. Безне бөтенләйгә ябарга мөмкиннәр иде. Биредә җылы, якты. Хастаханә коллективы белән бер гаиләдәй эшлибез. Барысы да таныш, тарханлыларның, күрше авылларда яшәүчеләрнең барысын да беләм. Миңа аралашу ошый. Кешеләр дарулар алырга аерым бер кәеф белән киләләр, үзләре турында сөйлиләр, гаилә мәшәкатьләре һәм шатлыклы хәбәрләре белән уртаклашалар. Иң мөһиме, бары тик тыңлый белү генә түгел, һөнәри ярдәм күрсәтә, белемле киңәшләр бирә һәм рух күтәренкелегенә дә юнәлтә белергә кирәк.
Дару препаратлары җитәрлек күләмдә, әгәр берәр нәрсә булмаса, ике көн дәвамында медикаментлар кайтартыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев