Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Фәнис Гомәров : Студентлар өчен үрнәк булырга тырышам

Укытучылыкка ул тиз генә килмәгән: үзен башка һөнәрләрдә сынап караган.

(Тәтеш, 28 август, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова). Берничә ел элек педагогия учили­щесының физкультура бүлеген һәм физик культура институтын бик яхшыга тәмамлаган. Бүгенгесе көндә ул Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятендә эшли – җиңел атлетика секциясен алып бара һәм курсант-яшүсмерләр командасын “Ворлдскиллс” ярышларына әзерли. Өстәвенә әле тагын ул үзен күптән түгел  сыйныф җитәкчесе буларак сынаган – быел аның 25 кешедән торган беренче чыгарылышы булды, шуның 9ы уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган. “Мин үземне кырыс укытучы дип санамыйм, студентлар белән бертигез дәрәҗәдә аралашырга, алар өчен үрнәк булырга тырышам. Ә моның өчен үзеңә билгеле бер таләпләргә тәңгәл килергә кирәк, мисалга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга. Яшьләрнең барысы да төрле-төрле, шулай да аларның һәркайсындагы аерым сәләтне күреп алырга тырышырга, шуны кирәкле агымга юнәлдереп җибәрергә кирәк. Көллияткә инде алар шактый өлкәнәеп, шәхес буларак җитлегеп килә, шуңа күрә һәрбер курсантка аерым якын килү үзенә бер төрле булырга тиеш”, – дип сөйли Фәнис Рамил улы. Ул ике ел рәттән Казандагы марафонда катнашкан. Педагог булып эшли башлагач, спорт белән актив рәвештә шөгыльләнүен яшерми: җәен – йөгерү күнекмәләре, кышын – югары интенсив интервал тренингы. “Эшем миңа ошый. Егет-кызларның көллиятне тәмамлаганнан соң шулай ук укытучы буласы килә, дип әйтүләре сөендерә. Барысы да түгел, әлбәттә, әмма өч-дүрт кешедә шундый очкыннар кабынды”, – ди Фәнис Рамил улы. 

Аның хатыны Лиана – шулай ук педагог, балалар сәнгать мәктәбендә баянда уйнарга өйрәтә. Дүрт яшендәге кечкенә кызлары Ралинәнең дә әти-әнисе сукмагыннан китүе бик ихтимал, ә менә аңа кайсысы якынрак булыр – физкультура яки музыкамы, ул, әлбәттә инде, үзе сайлаячак.

фото предоставлено  Фанисом Гумаровым

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев