Фронт өчен бияләйләр теккән
Без Бөек Ватан сугышы ветераннары турында горурланып сөйлибез, тик шулай да балачаклары авыр, утлы елларга туры килүчеләр хакында да онытырга ярамый. Әлеге буын кешеләре сугыш һәм сугыштан соңгы вакытларны хәтерли.
(Тәтеш, 8 май, “Тәтеш таңнары”). Тәтешле Нина Михайловна Васичкина безгә шул хакта сөйләде:
– Сугыш башланганда миңа җиде яшь иде. Без әти, әни һәм сеңелебез белән Казанда яшәдек. Якшәмбе, кояшлы матур көн иде, без әни белән ишегалдына чыктык, әти күршебез белән бергә балконда басып тора иде, кинәт кемдер: “Сугыш башланган!” дип кычкырды. Әти каты итеп: “Без ул фашистларны тар-мар итеп ташлыйбыз да, өч айдан өйдә булачакбыз!” – диде.
Сугышның беренче көнендә әти фронтка китте, башта ул Смоленски янында яраланган, дәваладылар, Сталинград янында икенче тапкыр яраланган, 1944 елда инвалидлык буенча демобилизацияләнде.
Әни сугыш вакытында тегүче булып эшләде, сугышчылар өчен мехкомбинаттан өйдә текте. Комбинаттан зур төргәкләрдә тукымалар китерделәр, өстәвенә, бияләйгә бармакларны аерым тектек, план йөкләмәсен үтәргә кирәк иде. Кайчагында әни эштән бүленеп торганда, тегү машинасы артына мин утырдым, аякларны әйләндерү җайланмасына чак җиткердем, шулай да чит-читләрен тигез итеп алып барырга тырыштым. Аннары күнектем, эш тиз барды, дошман белән көрәшкәндә солдатларга ярдәм итүемә мин дә сөендем һәм горурландым.
Өйдә салкын, батареялар җылымса гына иде, туңмас өчен калын киенеп йөрдек.
Карточкага бирелгән икмәк өчен кышкы суыкларда берничәшәр сәгать озын чиратта басып торуы бик авыр булуын хәтерлим әле. Безгә, балаларга, көнгә 150шәр – грамм, әнигә 300 грамм икмәк тиеш иде. Бервакыт, әти бу чакта өйдә иде инде, чиратта басып торганда аның бер айлыкка бирелгән карточкасын урлаганнар иде, әти-әнигә кайбер әйберләрне сатарга туры килде, шул акчага ризыклар сатып алдылар. Базарда бер чиләк бәрәңге 800 сум торды.
Ачлык безнең гаиләне Түбән Осланга күчәргә мәҗбүр итте, анда әтинең ата-анасыннан иске йорт калган булган. Без, балалар, тамак туйдырыр өчен кыргый суган, кузгалак, какы җыйдык, кыштан соң колхоз кырларында чыккан өшегән бәрәңгедән кәтермәч пешерделәр. Язын бәрәңге утырттык, аңардан чәчүлек күп чыксын өчен, аны күзләрен туры китереп ваклап кистек.
Җиңү көнендә без Казандагы фатирда яши идек. Иртә таңнан коридорда шау-гөр килгән тавышлар ишетелде, ыгы-зыгы башланды, кешеләр нәрсәдер турында сөйләштеләр, көлештеләр. Сугыш тәмамланган икән, Германия капитуляцияләгән. Нинди зур шатлык булды, күршеләр елаштылар да, көлештеләр дә. Мин Бауман урамына киттем, анда зур бәйрәм башланган, халык бик күп, артистларга чыгыш ясар өчен бортлары ачылган хәрби машиналар куелган иде, бөтен яктан җыр, гармун тавышлары яңгырап торды. Ә Матбугат йорты түбәсеннән җил белән җиңү лозунглары язылган листовкалар тирә-якка очып таралды. Мондый уртак, бердәм тантана һәм күңел ачуны мин тормышымда беркайчан да күргәнем булмады, бу бөтен халык өчен Бөек Җиңү иде.
фото: Васичкиннар гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев