Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кешеләр

Гаилә серен бөтен республикага ачтылар

Мамкиннар республиканың иң яхшы гаиләләр исәбенә керде.

(Тәтеш, 9 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Алинә Тарханова).Тәтешлеләр Казан Крем­лендә Татарстан Президенты һәм аның хатыны кабул иткән тантанада булып кайтты.

Татьяна һәм Сергей Мамкиннар – нәселдән килгән педагоглар. Аларның педагогия династиясе стажы – 180 елга якын. Татьяна Геннадьевна – Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Аның әти-­әнисе Лидия Маркеловна белән Геннадий Иванович Верияловлар бө­тен гомерләрен мәгарифкә багышлады. Гаилә башлыгы Сергей Мамкин шулай ук педагог, физик культура укытучысы белгечлеге буенча Тәтеш педагогия училищесын тәмамлаган, аннары Казан педагогия инс­титутында биология һәм химияне өйрәнгән. Сергей Геннадьевич – спорт мастеры кандидаты, ТР Физик культура һәм спорт отличнигы, 9 ел чаңгы спорты буенча Татарстан җыелмасында тренер булып эшләгән, ә хәзер Тәтешнең спорт мәктәбендә балаларга чаңгыда йөрүгә мә­хәббәт уята.  Ике уллары, әти-әниләре кебек, шулай ук педагог һөнәрен сайлаган. Олы уллары Виктор Сергеевич Тәтештәге гражданнарны яклау көллиятендә укыта. Профессиональ рәвештә спорт белән  шөгыльләнә. Россия Беренчелегенең чаңгы марафонында бронза медаль яулаган, спорт мастеры нормативын үтәгән. Кече уллары Кирилл Сергеевич әтисе белән бергә тренер булып эшли. Аның хатыны Анна Николаевна шәһәрдәге 2нче мәктәптә инглиз теле укыта, аның әнисе шулай ук ­мөгаллимә.

Дәрәҗә, тормыштан ямь таба белү, билге­лән­гән максатларга ирешү, бәхетле булу һәм бер юнәлештәге караш – әлеге барлык сыйфатлар Мамкиннарга хас, ул гаилә бердәмлегенең озын тарихына ия, лаеклы хөрмәт һәм абруй казанган, яшь буын өчен матур үрнәк булып тора. Казан Кремлендә алар танылган ТВ каналына интервью биргәндә гаилә бәхетенең серен ачты – бу, алар әйтүенчә, “беренче урында үзара аңлашу һәм мәхәббәт”.

Тәтешлеләрдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны белән очрашудан онытылмас хис-кичереш­ләр калган.

Республикадагы му­ни­­­ци­паль районнардан, зур шә­һәрләрдән тантаналы кабул итүгә барлыгы 51 гаилә чакыру алган.    

фото Мамкиннарның  гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев