Гаилә тарихын язган
Алабирде урта мәктәбе укытучысы Әлфия Заһидуллина “Әниләр марафоны” бәйгесендә катнашты һәм нәтиҗә ясау тантанасында булып кайтты.
Без бәйгече белән элемтәгә кердек һәм катнашу ничегрәк булуы, нинди тәэсирләр алуы хакында аралаштык.
– Әлеге бәйгене республика газеталарының берсе оештырды. Һәм мин аның әниләргә багышланган икәнлеген күргәч, бик тә катнашып карыйсым килде. Шарт буенча мин социаль челтәрдәге үз битемдә егерме бер көн дәвамында төрле биремнәрне үтәргә тиеш булдым. Бу марафонда беренче тапкыр катнашуым. Анда әниләр, әтиләр, бала тәрбияләү, хатын-кызның бу дөньядагы әһәмияте, шулай ук ирекле темаларны сайлап алып, үз тарихың, гаиләң, туганнарың хакында язарга мөмкин булды. Мин шулай эшләдем дә. Аннары инде йомгаклау тантанасына чакыру алдым. Анда инде төрле белгечләрнең, артистларның, дин әһелләренең үтемле чыгышларын тыңлап хозурландык. Әлеге чарага 141 әни килгән иде, катнашучылар тагын да күбрәк булды. Аннан бик матур тәэсирләр алып, хозурланып кайттым, – диде әңгәмә азагында Әлфия Гали кызы.
фотоны Әлфия Заһидуллина тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев