Гаилә укытучысына әверелгән
Педагог Лариса Морозова авылдагы мәктәп укучыларына кырык елга якын белем бирә.
Лариса Дмитриевна Чинчурино авылында туа, сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Тәтеш педагогика училищесына укырга керә, һәм бу аңлы рәвештә сайланган һөнәр була.
– Башлангыч сыйныфларда – беренче укытучым Александра Дмитриевна Ванюхина, аннары сыйныф җитәкчебез Ефросинья Павловна Разбитнова минем өчен үрнәк булдылар. Минем бу абруйлы педагогларга бик охшыйсым килде. Теләгәнчә, педучилищены тәмамладым, бу 1983 ел иде. Ул вакытта яшь белгечләр эшкә юллама алдылар. Миңа чыгарылышлар Надежда Железнова һәм Татьяна Кавина белән Алекина Полянага барырга туры килде. Шул чакта анда башлангыч мәктәп сигезьеллыкка әверелгән чак иде, шуңа күрә укытучылар кирәк булды, миңа математика укытучысы вазифасын тәкъдим иттеләр. Мәктәп бинасы безгә ошады, ул уңайлы, бүлмәләре якты һәм иркен иде. Ул вакытта 50гә якын бала укыды. Башта без фатирда яшәдек, аннары укытучылар тулай торагына күчерделәр, – дип сөйли тәҗрибәле педагог.
Аның әйтүенчә, балаларны математикага өйрәтү аңа ошаган. Ләкин шулай да 14 елдан соң, яшь хезмәттәшләре килгәч, Лариса Дмитриевна башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга карар кылган, эш урыны да булган.
– Бездә икешәр класслы комплектланган дүрт класс бар иде. Мин беренче һәм өченче классларны алдым. Һөнәри эшчәнлектә мондый үзгәреш минем өчен җиңел булмады. Әгәр математиканы миндә инде әзерлекле балалар укыган булса, аларның башлангыч базасы бар иде, ә кечкенә балалар белән нульдән башларга туры килде. Хәзерге вакытта балалар мәктәпкә кергәндә нигездә алфавитны, исәпли беләләр, ә миңа өйдә торганнар килде, безнең авылда балалар бакчасы юк иде. Белем бирү программасын үтәү генә түгел, ә бердәм коллектив булдырырга да кирәк иде. Мин дә укучыларым белән бергәләп өйрәндем. Әкренләп барысы да җайга салынды, укучыларым мине фәннәрне үзләштерүдәге уңышлары, иҗади үсешләре белән сөендерделәр, – ди елмаеп укытучы.
Педагогка вакытыннан алда пенсиягә чыгарга бер ел калгач, Алекина Полянадагы мәктәпне балалар булмау сәбәпле япканнар.
– Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге администрациясе безнең хәлгә керде, һәм хезмәттәшем белән безне Федоровка башлангыч мәктәбенә ярты ставкага күчерде. Һәм шулай килеп чыкты, унбишенче ел инде мәктәп минем өчен икенче йортыма әйләнде. Өч бала белән Алекина Полянадан мәктәп автобусында мин Федоровкага эшкә киләм. Хәзер безнең һәр сыйныфта берәр бала, миндә – икенче һәм дүртенче сыйныфлар, балалар яхшы укыйлар.
Дәрестән тыш эшчәнлектә без барыбыз бергә катнашабыз. Бездә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды эшли, профилактик акцияләр үткәрәбез, Яңа ел алдыннан Яңа ел марафонында катнаштык. Мәктәп бинасында мәдәният йорты, ФАП урнашкан, барлык хезмәткәрләр дә безгә ярдәм итә, без бергәләп бәйрәмнәр оештырабыз, анда балалар һәм ата-аналар чыгыш ясыйлар. Балалар төрле конкурсларда призлы урыннар алалар. Мәсәлән, Полина Храмова муниципаль нәфис сүз конкурсында – икенче, Тимофей Николаев “Татарстанның Кызыл китабы” рәсем конкурсында республикада өченче урынны алды. Мин балалар белән горурланам, ә алар мин “Кеше тәрбияләү” конкурсының муниципаль этабында өченче урынны алгачтын бик шатландылар, – ди Лариса Морозова.
Укытучы буш вакытларында саннар буенча рәсемнәр ясарга ярата, роза һәм лалә чәчәкләрен бик теләп үрчетә, яшелчәләр үстерә. Кышкы һәм көзге кичләрдә кулына еш кына әдәби китаплар ала, рус классигы әдәбиятын укый. Лариса Дмитриевна телевизордан тапшырулар карау белән мавыкмый, ләкин кайвакытларда, аның әйтүенчә, яхшылыкка, дуслыкка, үҗәтлеккә һәм хезмәт сөючәнлеккә өйрәтә торган Совет чорындагы фильмнарны караудан баш тартмый.
– Хәзер инде мин элеккеге укучыларымның балаларын тәрбиялим, һәм алар мине үз гаиләләренең укытучысы дип саныйлар, миңа моны ишетү рәхәт. Һәм мин үземнең күңелемә хуш килгән һөнәр сайлаганымны төгәл беләм, шуның белән бәхетлемен, – дип белдерә авыл укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев