Гел бергә-бергә, гомергә бергә...
Зур Әтрәчтән Мөния һәм Дамир Шакировлар хакында безгә авыл китапханәчесе Зөбәрҗәт Хәйруллина сөйләде.
(Тәтеш, 2 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Дания Хәлимова, Зөбәрҗат Хәйруллина фотосы).
– Һәр кешегә дә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үзенең гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңелен бушатып, җан җәрәхәтләрен дәвалый. Гаиләне еш кына учак белән тиңлибез. Чөнки учак янына җылынырга җыелган кебек, һәр кеше үз гаиләсенә сыена: шатлыгын да, кайгысын да уртаклаша. Әтиләр – гаиләнең терәге, әниләр үзенең күңел байлыгын балаларына бирә, – ди Зөбәрҗәт Ибраһим кызы.
“Без яшь чакта озак очрашып йөрмәдек. Дамир Чиләбедә эшләп, авылга кайтып төпләнде. Шул чакта дуслыгыбыз башланып китте. 1965 елның 22 ноябрендә сельсоветка икебез генә барып никахыбызны законлы рәвештә теркәп кайттык. Шуннан бирле 57 ел гомер үткән дә киткән. Яшәлмәгән дә кебек. Килен булып төшкәндә Миңсара әни белән иремнең сеңелесе Роза да бар иде. Каенанам белән озак яшәдек, ул балаларыбызны үстереште. Без ирем белән эшкә иртән китә һәм кич кенә кайта идек. Икенче балабыз Данил тугач, Роза Казанга китеп төпләнде. Һәм безгә һәрчак ярдәм итеп, балаларыбызны яратып яшәде. Шуның өчен гомер буе рәхмәтле мин аңа”, – ди Мөния Хәертдин кызы.
Шакировлар биш балага гомер биреп, инде оныкларының балаларын сөяләр. Аларның җырдагыча “гел бергә-бергә, гомергә бергә...” яшәүләре бүгенге яшь буын өчен үрнәк булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев