Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Геннадий Митрофанов: “Балаларны шәхси үрнәгеңдә тәрбияләргә кирәк”

Геннадий Васильевич турында без ике уку йорты: шәһәрдәге 2нче мәктәп һәм кадет мәктәп-интернаты директоры буларак сөйләргә гадәтләнгән, әмма бүген ул гәҗит укучыларыбызга бераз башка яктан ачылачак һәм ватанпәрвәрлек турындагы уй-фикерләре белән уртаклашачак.

(Тәтеш, 14 март, «Тәтеш таңнары»). Россиянең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре, ТРның атказанган укытучысы Геннадий Митрофанов өчен Ватанга мәхәббәт – гади сүзләр түгел.

Геннадий Васильевич турында без ике уку йорты: шәһәрдәге 2нче мәктәп һәм 
кадет мәктәп-интернаты директоры буларак сөйләргә гадәтләнгән, әмма бүген 
ул гәҗит укучыларыбызга бераз башка яктан ачылачак һәм ватанпәрвәрлек 
турындагы уй-фикерләре белән уртаклашачак.

–     Геннадий ­Васильевич, әңгәмәне сезнең биог­ра­фиядән: әти-әниегез, гаи­ләгез турында башлау урынлы ­булыр, мөгаен.
–     Мин 1947 елда Тәтештә күп балалы гаиләдә тудым, без дүрт малай һәм өч кыз идек. Әти Василий Андреевич Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елның июлендә аны армиягә чакырганнар, кече офицер составы әзерләү буенча кыска вакытлы курсларга, аннары – миномет взводы командиры итеп фронтка җибәргәннәр. Сугышта тулысынча катнашкан, җиде тапкыр яраланган, госпитальләрдән соң фронтка киткән. Җиңүдән соң да сугыш аның өчен тәмамланмаган, аларның частен Ерак Көнчыгышка озатканнар, анда японнар белән сугышырга туры килгән. Бары тик 1946 елда гына демобилизацияләнгән. Олы абыем Михаил 1944 елда Кара диңгез флотына армиягә чакырылганда 17 яшьлек егет булган. Ул Дунай хәрби флоты составында фашистларга каршы хәрби операцияләрдә катнашкан, сугыш тәмамлангач, Севастопольдә, Кара диңгез флотында хезмәт итүен дәвам иткән. Икенче абыем Саша Тын океан флотында биш ел хезмәт иткән. Өченче абыем Виктор Совет армиясе сафларында 25 ел хезмәт иткән профессиональ хәрби. Вакыт котылгысыз, ир-атлардан безнең гаиләдә мин берүзем генә калдым. Әти һәм абыйларым минем өчен һәрвакытта үрнәк ­булдылар. 

–  “Ватанпәрвәрлек” сүзен сез ничек аңлыйсыз?

–     Без яшь чакта бу сүз сирәк яңгырады, шулай да без барыбыз да үз Ватаныбызга хезмәт иттек, һәм моның кирәкле булуын аңладык. Мәктәп тә безне шулай тәрбияләде. Минем педагог­ларым арасында фронтовиклар да, сугыш елларында эшләүчеләр дә шактый булды, шуңа күрә ватанпәрвәрлек турындагы күп әйберләр минем өчен тулысынча аңлашылды. Ул чакларда пропаганда да бөтенләй башкача иде, Интернет, телевидение булмады, радио, гәҗитләр һәм журналлар бердәнбер мәгълүмат чыганагы булды, ләкин алары да аз иде. Сугыштан соң патриотлык темасына китаплар бик күп чыкты. Дөресен әйткәндә, без аларны: пионерлар, комсомоллар, сугыш елларындагы батырлык турында йотылып укыдык. Шуңа күрә ул бездә гомерлеккә калган, без инде үзебезнең дөньяга карашыбызны үзгәртмибез. Ватанпәрвәрлек – ул барыннан да бигрәк гаиләне, үзеңнең кече ватаныңны, Туган илеңне ярату. Бу күп нәрсәләрдә, аеруча да халык һәм рухи мөнәсәбәттә барлыкка килә, без бу яктан яшьләр өчен үрнәк булырга тиеш.

–     Сез ничек уйлыйсыз, хәзерге яшьләр совет вакытындагы яшьләрдән аерыламы?

–     Әлбәттә, һәм бу аңлашыла да. Ул заманда дуслык,  коллективлык, үзара ярдәмләшү, иҗтимагый оешмалар эшләде, мәктәпләрдә октябрятлар, пио­нерлар, комсомоллар бар иде. Әгәр мәктәп укучыларының берәрсен пионерга яки комсомолга кабул итмәсәләр, бу зур бәхетсезлек дип саналды. Ни аяныч, хәзерге яшьләр Интернет һәм башка төрле гаммәви мәгълүмат чаралары йогынтысына тартыла. Җиңел табышка омтылу барлыкка килде. Элек, әгәр кеше урта махсус яки югары белем алса, аңа эш гарантияләнә иде, ул юллама, өстәмә түләүләр алды, тора-бара аңа торак алу гарантияләнгән иде. Барлык чыгымнарны дәүләт үз өстенә алды. Бүгенге көндә бу, ни ­аяныч, юк.

–     Сезнең фикерегезчә, әлеге проблеманы ничек тә булса чишү юллары бармы?

–     Соңгы 10 елда бу проблеманы хәл итү өчен билгеле бер эшләр алып барыла, яшьләр дә күп нәрсәләрне аңлый башлады. Яшь кешеләр әле берни дә белми, тормышта берни дә күрмәгән, әлбәттә, шуңа күрә алар йогынтыга тизрәк бирелә. Вакытлар узу белән бәлки аларның карашы үзгәрер. Идео­логия эшендә күп нәрсәләрне үзгәртергә кирәк. Бездә бүгенге көндә  халык белән дә, балалар белән дә нинди дә булса максатчан идеология эшләре юк, һәм боларның барысы да рухи, әхлакый, ватанпәрвәрлек тәрбиясенә йогынты ясый. Шунысын да әйтергә кирәк, тулаем алганда патриотик тәрбиягә күп игътибар бүлеп бирелә, мәктәпләр, патриотик клублар булдырыла, кадет корпуслары, Суворов һәм Нахимов училищелары ачыла. Әмма әлегә боларның барысы да җитәрлек түгел.

–     Ата-аналарга сез нинди киңәш бирер идегез?

–     Балаларны үз үрнәгеңдә тәрбияләргә кирәк. Балаларга нәрсә яхшы, нәрсә начар, нәрсәне үзләштерергә һәм нәрсәне юк икәнлеген сөйләргә кирәк. Тәрбия сабый чактан ук башлана, нигездә балаларның дөньяга карашы 9нчы сыйныфка кадәр барлыкка килә, аларның 10-11нче сыйныфларда инде кагыйдә буларак нинди дә булса проблемаларга үз карашлары була. Һичшиксез бәйләнеш булырга тиеш: гаилә – мәктәп. Моңардан башка ярамый.

Елена Калашникова әңгәмәсе

фото из личного архива Геннадия Митрофанова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев