Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Гришиннарда кунакта

“Монда кил, сыналган дустым”, – ди Лукерья Владимировна ире Константин Федоровичны безнең әңгәмәгә кушылырга чакырып. Алар алтмыш елга якын бергә иңгә-иң куеп “утны да, суны кичкәннәр”...

(Тәтеш, 3 август, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова (автор фотосы) ). “Монда кил, сыналган дустым”, – ди Лукерья Владимировна ире Константин Федоровичны безнең әңгәмәгә кушылырга чакырып. Алар алтмыш елга якын бергә иңгә-иң куеп “утны да, суны кичкәннәр”... 

Пролей-Каша авылы, Маяковский урамы. Торак пункт­ның әлеге өлеше халык телендә Кечкенә утрау дип атап йөртелә. Пөхтә итеп чабылган аланда – ачык зәңгәр тәрәзә капкачлары һәм капкалар белән йорт тора, анда ике эскәмия урнаштырыл­ган. Биредә Гришиннар яши.

Авылда күптәннән инде “рус” һәм “чуаш” урамнары бар, чөнки берничә гасырлар дәвамында биредә әлеге милләт вәкилләре гомер кичерә. Константин Федорович чуаш ягында туып-үскән, шуңа күрә әлеге халыкның телен яхшы белә һәм аңлый. Лукерья Владимировнаның балачагы һәм яшьлеге рус ягында узган. Алар клубта танышканнар, ул  шул вакыттагы барлык зур авылга бер булган. “Ул чакта күңелле иде. Без русча биедек, алар – чуашча”, – дип елмаеп искә төшерә өлкән яшьтәге хатын-кыз. Бераз тукталып торгач, сөйләвен дәвам итә: “Гомер буе колхозда эшләдек. Чаптык, урдык, суктык. Минем паспорт бар иде, китәргә теләдем,  ләкин әни авыргач, авылда калдым. Биредә ни әйтсәң дә, тынычрак. Кыз чакта вербовка буенча киттем, матур киенәсе килде. Пальто сатып алдым, ул хәзергә кадәр эленеп тора әле”.

Лукерья Владимировна сугыш елларында яшәүләре авыр булганлыгы, Раштуада өйләнешүләре, кыз һәм улын үстерүләре турында сөйли. Константин Федорович күпчелек дәшми, хатынын тыңлый. “Терлекләрне күп асрадык, хәзер тавыклар гына”, – ди хуҗабикә. “Ничек инде, әле тагын этебез дә бар”, – дип шаяртып өсти ир-ат. 

Шулкадәрле озак еллар эчендә төрле чаклары булган, әлбәттә: ачуланышканнар да, дуслашканнар да. “Ызгышырга без барыбыз да оста, – дип нәтиҗә ясый Лукерья Владимировна. – Аерылудан ни мәгънә. Элек аерылышмадык та инде, алай ярамый дип кабул ителә иде”. Моның белән килешкәндәй, бүрәнә стенага беркетелгән фото­рәсемнән Гришиннарның балалары, оныклары, он­ык­чыклары елмаеп тора.

Сурәткә төшерер өчен, аларның өйдән урамга чыгуын үтенәбез: йортлары гүзәл табигатьле урында, күл янәшәсендә урнашкан. Таякка таянган Лукерья Владимировна ирен йомшак кына әйтеп ашыктыра һәм әйтерсең лә очрашуга нәтиҗә ясагандай, аңа болай ди: “Менә безнең хакта да гәҗиттә язарлар”...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев