Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Гурченко белән бер сәхнәдә

Николай Булыгин мәктәпне тәмамлагач, һөнәр сайлау юнәлешен тиз генә хәл итә алмаган.

(Тәтеш, 18 сентябрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова). 
Ахыры. Башы  "Николай Булыгин сиксән яшьтән узган булса да, аңа бу яшьне биреп булмый әле" .

Николай Булыгин мәктәпне тәмамлагач, һөнәр сайлау юнәлешен тиз генә хәл итә алмаган. Казанга төзелеш институтына укырга керергә барган, ләкин очраклы танышлары кермәскә үгетләгәннәр. Шушы ук көнне финанс-икътисад институтына барган. Керү иншасы язган, әмма ­ ­югары уку йортыннан документларын алган. 

– Казанда мин бүтән бер­нәрсәне дә белми идем. Җыр тавышын ишеткәч туктадым. Музыка училищесы. Урам якка чыккан бер хатын-кыз минем кызыксынулы карашымны күреп: “Сез нәрсә, җырлыйсызмы? Үзегезне сынап карамыйсызмы?”, – дип сорады. Бу 1956 ел иде. Мин өч җыр башкардым. Теге хатын-кыз деканатка китте, чөнки документларны инде кабул итмиләр иде. Озак торды. Ул чыкты да, минем документларымны сорады. Мин Тәтештә калдырдым дип ялганладым. Ул чакта “Джамбул” һәм “Сельстрой” дигән тәгәрмәчле пароходлар Казаннан бер тәүлек, Кама Тамагына тукталыш белән, кайталар иде. Документларны дүшәмбе көнне алып килергә вәгъдә иттем. Ә бу җомга көн иде. Әти янына кайттым, мине музыка училищесына имтиханнарсыз гына кабул иттеләр дидем. Ә ул кистереп, болай диде: “Музыкант – һөнәр түгел ул. Кем булачаксың? Җырчымы? Без синең белән болай гына да җырлый алабыз”. Мин аны тыңладым. Җәй тәмамланды, барысы да таралыштылар, ә мин шулай итеп беркая да укырга керә алмадым. Бию кичәләрендә уйнарга оялдым, шуңа күрә вербовкаландым һәм Төньяк Уралга акча эшләргә киттем, – дип уртаклаша Николай Иванович.   

Шахтада эшләгән өчен яхшы түләгәннәр, әм­ма хез­мәте дә авыр булган. Нико­лай Иванович Тәтешкә кайткан, ә берничә айдан соң инде армиягә киткән. Башта сержант составына әзерләү мәктә­бендә булган, ә ант кабул иткәннән соң музыкаль взводка эләккән. 

–  Безгә барысы да сокланып карадылар. Киемнәр матур, кительгә лиралар куелган иде. Музыкаль взводта өч ел хезмәт иттем, без 17 кеше идек. Клубта яшәдек диярлек. Барабанда, трубада уйнарга туры килде. Аннары җырчы булдым. 1958 елның 8 мартында без “Правда” газетасы редакциясенә киттек. Анда танылган очучылар, сугышта катнашучылар бар иде. Тәнәфесләрдә мин Мәскәүне карарга чыгып йөгерә идем, – дип сөйли Николай Иванович.    

Ул хезмәт иткән вакытта полкка концерт белән Людмила Гурченко килүен искә ала. Аңа сәхнәгә чыгарга һәм барлык курсантлар, офицерлар сос­тавы исеменнән рәхмәт әйтергә, артистның кулын кысарга йөкләнгән булган. Николай Иванович Мәскәү телевидениесендә дә, комсомоллар ­съездында да җырлаган.

Сүз уңаеннан, тынлы оркестрда ул Төньяк Уралдан кайткач уйный башлаган. Армиядә хезмәт иткән, стоматолог булырга укыган һәм янә яраткан шөгыленә кайткан.  

–  Педагогия училище­сының музыка укытучысы Борис Клеткин район мәдәният йорты каршында эшләп килүче оркестрның җитәкчесе иде. Коллектив бары тик 2016 елда гына таралды. 2004 елда Казанда Камал исемендәге театрда чыгыш ясавыбызны хәтерлим әле, – ди Николай Иванович. – Ә 60нчы елларда Тәтештә халык театрында уйнадым, аңа ГИТИС чыгарылышы Федор Архипович Артемьев җитәкчелек итте. Мин 10нчы сыйныфта чакта аңа йөрдем, без “Свадьба в Малиновке”ны куйган идек. Бу шаккатыргыч булды. Мин Яшка-артиллериячене уйнадым. Хатыным Нина Александровна белән ярты гасырдан күбрәк иңгә-иң куеп яшәдек. Өйләнешкән вакытларын Николай Иванович елмаеп искә ала:

– Бу көнне биюләрне туктатып тордылар, чөнки уйнарга кеше юк иде. Барлык музыкантлар безнең туйга килделәр. Бу оркестр белән үткәрелгән беренче туй булды. 

Николай ­Ивановичтан теш ясау технигы ­буларак аның ничек итеп эш­чән­лек өлкәсен тамырдан үз­гәртергә һәм вертолет заводына китәргә карар итүен сорамый булдыра алмадым.  

– Аны ачкачтын ук минем станокларда эшләргә өйрәнәсем килде. Чөнки теш табибы шулай ук тимер белән эшли бит. Кышын укыдым, ә май аенда кайттым һәм револьвер цехының мастеры булдым, – дип җавап бирә ул.
Николай Ивановичның музыкадан тыш тагын бер мавыгуы бар – ауга йөрү. Ул 12 яшендә инде әтисе һәм абыйсы белән бергә ауга барган. 

– Аудан алган күңел киче­решләрен әйтеп аңлатуы кыен. Һәвәсләнүчән кеше булырга кирәктер, мөгаен. Элек икенче мәктәп артында, кыр башланган урында, аулый идек. Үрдәкләр аулар өчен утрауга бөтен гаиләбез белән йөрдек. Хатыным Нина, улым Олег һәм кызым Ольга белән. Хәзер киявем Михаил белән барабыз. Солтан Яруллин белән йөргән вакытлар да булды, – дип искә ала Николай Иванович. 
Ау сезоны башлангач – җанланып киткәндәй булам, дип билгеләп үтә ул. “Ауда үткәрелгән вакыт, Аллаһы тарафыннан гомер вакытына хисапланмый” дигән әйтем бар. Шуңа күрәдер инде мөгаен Николай Иванович шундый яшь күренә. 

Ни аяныч, хатыны вафат булгач ул җырламый һәм музыка коралларында уйнамый башлаган. Ләкин музыка һәрчак аның күңелендә,  йөрәгендә яши.  

Фото Николай Булыгин архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев