Гүзәл Рахманова: Эшемдә барысы да ошый
25 март – Россиянең мәдәният хезмәткәрләре көне.
(Тәтеш, 24 март, “Тәтеш таңнары”). Гүзәл Рахманова 2014 елның апреленнән “Яңа гасыр” яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәгендә документларны исәпкә алу, саклау белгече булып эшли.
Хезмәт вазифалары катлаулы түгел, район газетасында һәм телеүзәктә эшләгән вакытта алган тәҗрибәм дә ярдәм итә, дип белдерә.
– Эш вакытын исәпләү табельләрен алып барам, бюджеттан тыш эшчәнлекне исәпкә алам, фильмнар күрсәтү буенча счетлар төзим, үзәкләштерелгән бухгалтериягә документлар җибәрәм, – дип исәпләп үтә Гүзәл Зефир кызы. – Эшемдә барысы да ошый, хезмәт хакын да ел саен арттырып торалар.
Үзенең төп эшчәнлегеннән тыш, “Яңа гасыр” яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәгендә үткәрелә торган чараларны фотога төшерә, верстка һәм фотошопта эшләү күнекмәләрен кулланып,чаралар өчен афишалар ясый. Шулай булгач, аның тормышында иҗатка урын бар.
– Минем 9 ел эшләү дәверендә аның үзенчәлеге үзгәрде һәм күләме артты. 2015 елдан яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәгендә фильмнар күрсәтү өчен яңа җайланмалар кулланыла, сеанслар саны артты, димәк, эш тә күбәйде дигән сүз, – дип билгеләп үтә Гүзәл Зефир кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев