Һәр баланы ишетү мөһим
5 октябрь – Укытучылар көне.
Марина Микушева, Тәтештәге 1 нче урта мәктәп укытучысы:
– Укытучы булачагымны балачактан ук белдем, ләкин нинди фәнне сайлаячагымны белмәдем. Фоат Корбанович Җәгъфәровның – математика, Валентина Ивановна Харитонованың – әдәбият, Мария Андреевна Родионованың тарих дәресләренә соклана идем. Тәтештәге педагогика училищесының талантлы, зирәк, сизгер педагоглары мине педагогика һәм белем бирү дөньясына керттеләр. Алар миңа биргән белем һәм тәрбия педагогика институтының чит телләр факультетында укуымны дәвам итү өчен яхшы нигез булды.
Шәһәрдәге 1 нче мәктәп – минем балачак, яшьлек һәм буй җиткезү мәктәбем! Мин биредә укыдым, ә хәзер инде 28 елдан күбрәк хезмәт куям. Мәктәпнең педагогика коллективы бик киң кырлы, иҗади, белемле, куелган барлык бурычларны җиңел башкарып чыга. Мин дә алдынгы технологияләр агымында булырга тырышам һәм педагогик эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклашам. Балалар белән эшләү җиңел түгел, әмма мавыктыргыч. Син – дирижер, ә синең алдыңда оркестр, һәм һәр баланың “партиясен” ишетү бик мөһим. Балаларны инглиз телен өйрәнүгә кызыксындыру – җиңел, ә инде этәргеч ясауны саклап тору авыр. Моның өстендә тырышып эшлим. Хәер, бөтен кешегә дә фәнне “бишкә” белергә кирәк түгелдер бәлкем, ләкин бала үзенең футболкасында нинди язу булуын һәм ул тыңлаган җырның мәгънәсе нәрсә турында икәнлеген аңларга тиеш. Укучыларның уңышлары минем хезмәтемнең күрсәткече булып тора, моңа мин чиксез рәхмәтле. Безнең дәресләрдәге парта артларында илебезнең киләчәге утыра. Һәм алга таба һәрберебез әлеге киләчәк белән яшәячәкбез. Баланың нинди билгегә укуын гына түгел, аның нинди гражданин, гаилә башлыгы, дус булачагын да күрү мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев