Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Һәр җирдә күзәтчелек кирәк

17 сентябрь - Урман хезмәткәрләре көне

Евгений Исаев, ярдәмче хезмәткәр:

– Урман хуҗалыгына килгәнче мин төрле эшләрдә хезмәт куйдым, вахта ысулы белән китеп эшләдем. Җәен Тәтеш районында эш таптым, чөнки гаиләдән еракка китәсе килми. Озак еллардан бирле инде урман хуҗалыгында тракторда эшләүче күршем миңа рәсми рәвештә эшкә урнашырга киңәш итте һәм ялларда, бәйрәмнәрдә өеңдә гаиләң янында булу мөмкинлеге булачак диде. Мин ризалаштым, шулай итеп инде 3 ел үтеп тә китте.

Эшем катлаулы түгел, ләкин куркыныч: һәр нәрсәне тикшереп тору зарур. Агач миңа да, өстәвенә әле башкаларга да авып төшмәсен өчен, дөрес итеп кисәргә кирәк. Ир-атлар белән уртак телне тиз таптык, чөнки бер хезмәтне башкарабыз бит, кирәк булганда алар бер мәшәкатьләрсез алыштыра алалар.  Бездә берсе агачны аудара, мин ботак­ларын һәм очларын кисәм, ә тракторчы тага һәм агачларны эстакадага алып китә. Язын бөтен коллектив белән агач үсентеләре утыртабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев