Һәркемнең үз остазы бар
Шәһәрле Елена Кудяева үзенең остазы, ТАССРның атказанган укытучысы Нина Королева турында сөйләде.
“Безнең һәркайсыбызның тормышында үз остазлары бар. Башлангыч юлыбызда бу рольне безнең әниләр үти. Берникадәр вакытлар узгач, без балалар бакчасына барабыз. Ә киләсе этап – ул мәктәп, без анда укытучы дигән һөнәр иясе булган кешеләр белән очрашабыз. Кеше өчен укытучысы, аның янәшәсендә унбер ел буе кем булачагы никадәр мөһим булуы турында күпме китаплар язылган, күпме фильмнар төшерелгән!
Нина Ивановна 1935 елның 25 ноябрендә Горький өлкәсенең Сормово шәһәрендә туган. Сугыш чоры балалары буынының берсе. Бөек Ватан сугышы вакытында Тәтешкә күченгәннәр. Нина Ивановнаның бабасы Князев Монастырский авылында тимерче булган. Тәтештәге 1нче урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогика институтының чит телләр факультетына “немец һәм инглиз телләре укытучысы” белгечлегенә укырга кергән. Институтны тәмамлагач, бер ел Олы Шәмәк авылында эшләгән, ә аннары – 1нче мәктәптә. Нина Ивановнаның гомуми хезмәт стажы – 42 ел.
Аның дәресләре бик кызыклы, бай эчтәлекле, төрледән-төрле методик алымнар белән тулыланган була иде. Ул үзенең гамәли һәм күпьеллык тәҗрибәсен кулланып, яшь педагогларга дәрес планнарын дөрес, методик яктан белемле итеп төзергә ярдәм итте. Нина Ивановна сыйныфтан тыш зур эшләр башкарды. Мәктәптә милләт дуслыгы клубы оештырды. Мәктәп укучылары ГДР, Польша, Чехословакия, Венгриядәге мәктәп укучылары белән хатлар языштылар. Нина Ивановна – таләпчән, ләкин гадел, игътибарлы, аңлаучан, шаян хисле, иҗади һәм авыр минутларда һәрчак ярдәм итәргә әзер укытучы иде. Нина Ивановна берничә ел мәктәп профкомы рәисе булды, райондагы чит телләр укытучыларының методик берләшмәсенә җитәкчелек итте. Аның тарафыннан төрле семинарлар, конференцияләр, ачык дәресләр оештырылды һәм үткәрелде. Ул үзенең хезмәтендә һәм мәктәп укучылары хакына янып-көя торган укытучы булды. Үзе артыннан ияртеп бара белүче, аралашканда бик кызыксындыргыч, һәрдаим яңалыкны белергә омтылучы һәм, әлбәттә, бала күңелен тоя белүче укытучы иде. Нина Ивановна хәзерге вакытта лаеклы ялда”, – дип яза Елена Евгеньевна.
фотоны Елена Кудяева тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев