Һөнәрем белән балачактан ук таныш
17 сентябрь - Урман хезмәткәрләре көне.
Ильяс Әскәров, Кариле участок урманчылыгының участок урманчысы:
– Әтием участок урманчысы булып эшләде, шуңа күрә мин әлеге һөнәр белән мәктәп елларыннан ук таныш идем. Урманчылыкта 2017 елдан бирле эшлим, урман мастеры булып башлап җибәрдем, – дип сөйли Ильяс Әскәров.
Бүгенге көндә аның җитәкчелегендә өч мастер хезмәт куя. Аларның вазифасына 10 меңнән артык гектар урманга патрульлек итү керә.
– Безнең төп эшчәнлегебез яз һәм көз айларында башкарыла, әмма кыш көне дә эшлибез: орлык җыябыз, ике мәктәп урманчылыгы белән чаралар үткәрәбез. Җәен кисү яки чистарту өчен билгеләнгән урман кишәрлеген сайлап куябыз. Урман байлыкларын янгыннан, үз белдекләре белән агач кисүчеләрдән саклауга һәм яклауга зур игътибар бүлеп бирелә, кешеләрдә урманга баргач үзләрен тота белү культурасын тәрбияләргә тырышабыз, – диде Ильяс Ислам улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев