Һөнәрен йөрәге кушуы буенча сайлаган
Олы Тархан участок хастаханәсе һөнәри кадрлар белән көчле. Андагы хезмәткәрләр күп еллар дәвамында авыл халкы һәрьяклап сыйфатлы медицина ярдәме алсын өчен мөмкин булганның барысын да эшли.
Фәния Якупова, өлкән шәфкать туташы:
– Олы Тарханда туып-үстем. Мәктәпне тәмамлагач, Буа медицина училищесына укырга кердем. 1982 елдан 1985 елга кадәр белем алдым. Беркайчан да кем булырга дигән сорау тормады.
Һөнәремне йөрәгем кушуы буенча сайладым. Әнием Фатыйма Шәрифҗановна Бускина гомере буе стоматология бүлмәсе шәфкать туташы булып эшләде. Аны “табиб Фатыйма” дип йөрттеләр. Ул тешләрне үзе дәвалады да, алды да. Бездә барысы да: кияүләр дә, апалар да, аларның балалары да – медицина белгечләре. Бергә җыелганда сөйләшер сүзләр күп.
Билгеләнеш буенча Казанга җибәрделәр. Ашыгыч ярдәмдә фельдшер булып 5 ел эшләдем. Әнием авыргач, туган авылыма кайттым. Палата шәфкать туташы булып эшли башладым.
Үземнең беренче дежур торуымны хәтерлим. Без Гөлүсәр Фәйзуллина белән идек. Гөлүсәр Нургалиевна барысын да күрсәтте, сөйләде, хастаханәдәге эчке тәртип кагыйдәләре белән таныштырды. Минем инде эш тәҗрибәм бар иде, шуңа да барысы да гадәтләнелгәнчә булды. Табиблар мине кан тамырларына уколны, хәтта начар күренә торганнарына да, яхшы ясыйсың дип билгеләп үттеләр. Светлана Абдулловна Чукмарова 1998 елда пенсиягә китте, һәм мин өлкән шәфкать туташы булып, аның вазифасында калдым. 2011 елда белгечлек алу уздым, физиотерапевт бүлмәсе шәфкать туташы квалификациясенә ия булдым. Әлеге һөнәр дә шулай ук зур җаваплылык, игътибарлылык, төрле хәлләрдә оста итеп эш йөртә белүне таләп итә.
Физиотерапия дәвалануын кулланганда миңа җайланмалар һәм аппаратлар белән мөстәкыйль эшләү ошый. Безнең карамакта күп чирләрдән дәваларга һәм кешеләрне тернәкләндерергә мөмкинлек бирүче заманча 11 аппарат бар. Алар әһәмиятле. Сырхаулар табиб билгеләгәннәрне катгый үтиләр.
Көзге-кышкы айларда бронхит, артрит, хондроз көчәя, шуңа күрә бер көнгә уртача 8 кеше физиотерапия хезмәтеннән файдалана. Имгәнүләрдән, сеңер һәм мускуллар тартылулардан соң Тәтеш үзәк район хастаханәсе табиб-травматологы билгеләгәннәр дә шактый. Аппаратлар ярдәм итә, сынатканнары юк.
Бүгенге көнгә кадәр ике белгечлекне берләштереп алып барам. Апрельдә хезмәт стажыма 39 ел булачак. Мин үз эшемне бик яратам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев