Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Якыннары җылысы килгән урынны сайлаганнар

Надежда белән Ники­та­ны күңелле студент елларындагы мәхәббәтләре кавыштырган.

(Тәтеш, 20 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова).

Тәтешле Никита Железнов Чабаксарда университетта укыган, агроном булырга теләгән, ә булачак хатыны ветеринар белгечлеге алган. Белем бирү учрежденисендә аларның очраклы рәвештә очрашуы киләчәктә бергә яшәү өчен сәбәпче булган.

Яшьләр укыган ­еллары дәвамында очрашып йөр­гәннәр, дуслары белән аралашканнар, табигатькә барганнар, бер-берсен тагын да якыннанрак белгәннәр. 
Укуны тәмамлагач, дип­ломлы белгечләр өйлә­нешкәннәр һәм Тәтеш районына кайтканнар, Долгая Полянада төпләнгәннәр. Ире бакчачылык бе­лән шөгыльләнгән, үсем­лек­ләр коллекциясе җый­ган, хатыны йорт хуҗа­лыгындагы эшләрне башкарган, кө­теп алган беренче улла­ры Ефим туган. Шулай да Железновлар шәһәрдә яшәп карарга булганнар, Надежданың кече ватаны Чабаксарга күченгәннәр, анда икесенә дә эш табылган. Аларның язмышында кабат борылыш – өч елдан соң алар Тәтешкә кайтырга уйлаганнар.  

– Бу уртак карар булды. Безнең кечерәк шәһәрдә акча эшләү мөмкинлеге бар, кем өчендер берәр заводта, предприятиедә эшләү уңайлырак әлбәттә, ә бит җирдә үз эше белән шөгыльләнә алучы кеше­ләр дә юк түгел. Декоратив үсемлекләр питомнигында эшләгәндә, тәҗрибә туп­ладым һәм моны кулланырга мөмкин булачак, дип уйладым. Башта Долгая Полянада яшәдек, аннары Тәтештә фатирга кердек, үсемлекләр коллекциясен һәрвакытта актив рәвештә арттырдым, яңаларын җый­дым. Үз эшчәнлегем өчен файдалану ниятеннән тора-бара җир кишәрлеге сатып алдым. 2019 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр­лыгының грант дәүләт яр­дәменнән файдаландым һәм җиләк-җимеш юнә­лешендә үз эшемне ­ачтым.    

Үз эшең күп вакытны ала, шулай да ул шунысы белән яхшы, якыннарымны шунда җәлеп итеп, эшләгән вакытта алар белән аралашу мөмкинлеге булу. Гаиләбездә ике ир малай, алар вакытлыча минем белән эшлиләр. Ефим быел дүрт мең карлыган куагы үстерде. Ул астрономия белән шөгыльләнә, телескоп хакында хыял­лана, балалар сәнгать мәк­тәбендә балчыктан әйбер­ләр әвәләп ясау белән шөгыльләнә, җиңел атлетика секциясен үз итә. Кечесе Андрей әле балалар бакчасына йөри, ул үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Хатыным Надежда миңа һәр нәрсәдә ярдәмче һәм терәк, – дип уртаклаша ­Никита.   

Күптән түгел Желез­новларның нәсел тамырлары алар гаиләсен Вахитов урамына китергән, анда алар җир кишәрлеге сатып алганнар.

– Монда күршедә генә кайчандыр минем әбием яшәгән, шуңа күрәдер мө­гаен, монда ниндидер үзенчә бер төрле җылылык бар, бу хис-той­гылар якын кешеләремә дә күчәдер дип уйлыйм, – ди елмаеп гаилә башлыгы. – Йорт төзи башладык, оранжерея ясарга ниятлибез, хатыным өчен экзотик тропик үсемлекләр утыртачакмын, алар үз­лә­ренең чәчәкләре бе­лән аны шатландырып ­тора­чаклар.  

Железновлар гаилә­сендә бергәләп эшләргә  яраталар, алар туган як буенча экскурсияләргә баралар, табигатькә чыгалар, ә аннары гаилә учагын җылытучы хуҗабикә пешергән тәмле камыр ризыклары белән чәй эчкәндә үзләренең күргәннәре хакындагы кичерешләрен ­уртаклашалар.

фото: Железновларның гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев