Яшь педагогларның остазы
Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Мәрьям Минкина районның мәгариф системасында кырык елдан күбрәк хезмәт куя.
Мәрьям Минкина һөнәре итеп педагогиканы сайлый, аңа ул бүгенге көнгә кадәр тугры кала.
Мәрьям Минкина Буа районының Кече Шыгырдан авылында туа. Ул Тәтеш педагогика училищесын яхшы билгеләргә тәмамлап, Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә, аны да яхшы билгеләргә тәмамлый. Дипломлы белгеч Мәрьям Минкина педучилищеның ВЛКСМ комитеты сәркатибе вазифасында эшли башлый, ә 1986 елдан аны математика укытучысы итеп күчерәләр.
Үз-үзен даими камилләштерүе, яңа белемгә омтылуы, хезмәттәшләре, укучылар белән аралаша белүе педучилище җитәкчелеге тарафыннан игътибарга алына һәм Мәрьям Абдулла кызын директорның укыту-методик эш буенча урынбасары итеп билгелиләр. Ә 2019 елдан алып ул – көллиятнең структур подразделениесе – кулланма квалификацияләрнең күпфункцияле үзәк җитәкчесе.
Мәрьям Абдулла кызы уку йорты үсешенә, Тәтеш районы мәгарифен мәгълүматлаштыруга сизелерлек шәхси өлеш кертә. Аның турыдан-туры катнашында информатика өлкәсендә булачак укытучыларны өстәмә әзерләү кертелә, “Кулланма информатика” (тармаклар буенча) белгечлеге ачыла. Тәтеш районының 44 башлангыч сыйныф укытучысы информатика өлкәсендә өстәмә әзерлек ала. Бу башлангыч сыйныфларның укыту программасына “Мәгълүмати технологияләр” модулен кертү мөмкинлеген бирә.
Тәтеш педагогика училищесы базасында 2002 елдан башлап Татар дәүләт гуманитар институты вәкиллеге ачыла, анда Мәрьям Минкина директор урынбасары була.
Мәрьям Минкина – математика укытучыларының республика методик советы әгъзасы, педагогика хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча эшче төркем әгъзасы, һөнәри белем бирү оешмаларын аккредитацияләү буенча республика эшче төркем әгъзасы.
Татьяна Адаева, Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте директоры:
– Мәрьям Абдулловна гомер буе укуын дәвам итә һәм “белем күп булмый”, дип саный. Аның төрле дәрәҗәдәге дистәләгән дипломнары һәм таныклыклары бар. Ул безнең барыбыз өчен дә чын мәгънәсендә – һөнәрдә дә, тормыш буенча да укытучыбыз булып тора.
Мәрьям Абдулловна, укытучы буларак, укытыр алдыннан башта үз укучыңны яратырга кирәк, яратмыйча өйрәтеп булмый, дип саный. Математика өлкәсендә үзенең компетентлы булуын ул ел саен махсус урта уку йортлары укытучылары арасында республика конкурсларында һәм олимпиадаларында призлы урыннар алуы белән дәлилли. Кагыйдә буларак, аның мәсьәләләрне хәл итү төре хезмәттәшләре тарафыннан яхшы үрнәк буларак кабул ителә.
Мәрьям Абдулловна – искиткеч сыйныф җитәкчесе, ул биш төркемне чыгарды, алар һәрвакытта көллият буенча рейтингның беренче сафында булдылар. Аның барлык укучылары да диярлек алга таба югары белем алдылар. Педагогика төркемен тәмамлаучыларның күбесе мәктәпләрдә эшлиләр, шулай ук техник-программистларга IT-өлкәдә ихтыяҗ зур.
Мәрьям Абдулловна кайда ашыгыч рәвештә проблеманы хәл итәргә кирәк, һәрвакытта шунда. Ул яшь педагогларның да, җитәкче составның да остазы булып тора. Безнең хезмәттәшебез көллияттә генә түгел, республиканың педагогика җәмәгатьчелегендә дә ихтирам казанды.
Мәрьям Минкинаның мәгариф өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте төрле дәрәҗәләрдә югары бәяләнде. Ул Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының “Россия Федерациясенең урта һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлар өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде, “Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирүнең иң яхшы укытучысы” һәм “Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирүнең иң яхшы методик хезмәте җитәкчесе” грантларына ия.
фотоны Мәрьям Минкина тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев