Яшәр урынын тапкан
Фәридә Хәйретдинова өчен Тәтеш интернат-йорты сыеныр урынга әверелгән.
Фәридә Равил кызы тумышы белән Кайбыч районыннан. Тормышы шундый борылыш алган, аңа 45 яшендә инсульт булган, аннан соң аңа озак вакытлар тернәкләнү таләп ителгән. Гаиләсе ярдәм күрсәткән, ләкин бу гына җитәрлек булмаган, профессиональ тәрбия таләп ителгән, хатын-кызны үз районындагы интернат-йортка урнаштырганнар. Аннары аны төзекләндерү сәбәпле, Фәридә Равил кызын Тәтештәге интернат-йортка күчергәннәр, анда инде ул биш елдан бирле яши.
– Мин биредә яшәр урын таптым һәм өйле булдым. Мин хәтта хезмәткәрләр үз эшләрен генә башкаралар дип әйтә алмыйм, безне игътибарлы, ярдәмчел кешеләр кайгырта, алар безне туганнарыдай күрә. Ә поварлар ничек тәмле итеп пешерәләр, пәрәмәчләре белән бер стакан сөт эчеп куйсаң, тамак тук. Безнең өчен барлык шартлар тудырылган. Безнең мунча ничек әйбәт, чөнки без авылныкылар, мунча керергә гадәтләнгән, ә ваннада юынырга түгел. Җәй айларында чабыну өчен себеркеләрне үзебез әзерлибез, рәхәтләнеп парланабыз, ә мунчадан соң яңадан тугандай буласың, – дип елмаеп сөйли хатын-кыз.
Фәридә Равил кызы – күтәренке рухтагы кеше: әйләнә-тирәдәге барлык кешеләрнең дә ул уңай якларын гына күрә һәм бүгенге тормышы турында җылылык белән сөйли:
– Биш ел элек мин биредә үземә ошаган кешене очраттым, аның исеме Валерий, һәм мин дә аңа ошадым. Безгә бүлмә бирделәр, без аны төзекләндердек, һәм ул безнең уңайлы оябызга әйләнде. Минемчә, һәр хатын-кыз чәчәкләр ярата дип уйлыйм, һәм миндә алар күп, ә алар чәчәк атканда – тагын да матур. Урамда – буран, ә безнең өйдә – яшеллеккә төренгән ямьле җәй. Безгә икебезгә дә җирдә эшләү ошый. Бәрәңге утыртабыз, теплицада помидор, кыяр, татлы борыч үстерәбез. Аяклар арыса, арыганлыкны киметү өчен тезләнеп йөрибез, һәм шулай да үзебезнең эшли алуыбыз сөендерә. Без уңыштан да канәгать. Кышка төрле әйберләр ябабыз – маринадлыйбыз, тозлыйбыз, катырабыз. Суган, сарымсак та шулай ук үзебезнеке, – дип горурланып сөйли Фәридә Хәйретдинова.
Гаилә парының бүлмәсендәге өстәлгә зур булмаган ясалма чыршы бизәп куелган, янәшәдә – Яңа ел символлары.
– Менә бу атны йоннан үзем ясадым, кар бөртекләре кистем. Миңа кул эшләре белән шөгыльләнү ошый, кәгазьдән чәчәкләр ясыйм, кәрҗиннәргә куям, матур килеп чыга, үземә ошаган кешеләргә бүләк итәм, – дип уртаклаша кул остасы.
Фәридә Равил кызы, хәрәкәт итүе кыен булуга карамастан, сәламәтлеген кайгыртырга тырыша, күнегүләр ясый. Валерий Геннадьевич белән көн саен йөрергә чыга, мускуллар эшләргә тиеш, ә табигатьтә тагын да җиңелрәк сулыйсың, дип белдерә. Алар бергәләп интернат-йорттагы концертларга йөриләр, анда иҗат коллективлары килә, киносеанслар карыйлар, бергәләп шифаханәләрдә тернәкләндерү узалар, экскурсияләрдә, башка чараларда булалар.
– Әгәр ниндидер яңа нәрсәләр күрү мөмкинлеге бар икән, аннан файдаланырга, тормышка кызыксынуыңны югалтмаска кирәк, ул чагында син ялгыз булмаячаксың һәм әйләнә-тирәдәге кешеләргә кызыклы булачаксың, – ди Фәридә Хәйретдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев