Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

“Яшьләрне өйрәтү әһәмиятле”

5 октябрь – Укытучылар көне

Алексей Кудяев, Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте:
– Мин физик культура белән шөгыльләнергә мәктәп елларыннан ук омтылдым. Күпчелек сыйныфташларым кебек төрле спорт секцияләренә йөрдем. Армиядә хезмәт иткәннән соң, безнең педагогика училищесына физкультура бүлегенә укырга кердем, аннары Казандагы югары уку йортында укуымны дәвам итеп, башлангыч хәрби әзерлек һәм физкультура укытучысы белгечлеген алдым. Һәм 1985 елда Тәтештәге 1 нче урта мәктәптә башлангыч хәрби әзерлек укытучысы буларак хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрдем, аннары физкультураны да алып бардым. Ул вакытта тәҗрибәле физкультурник Юрий Борисович Газеев минем остазым булды. Мәктәп укучылары белән эшләү кызыклы иде. Шулай да 1989 елда миңа педучилищега күчәргә тәкъдим иткәч, мин ризалаштым, моның өчен Вячеслав Гайнуллович Тимирясовка рәхмәтлемен.

Биредә укучылар дәресләргә аеруча да аңлап карадылар, чөнки нигездә педагогик эшчәнлеккә әзерләнделәр, кадрлар кирәк иде. Дәрестән тыш вакытта волейбол секциясен алып бардым, минем шәкертләрем махсус уку йортлары арасында үткәрелгән республика ярышларында күп тапкырлар призерлар булдылар, аннары әле тагын баскетболчылар җыйдым, алар да шулай ук үзләренең җиңүләре белән сөендерделәр. Соңгы вакытларда тормыш иминлеге нигезләрен укытам. 

Инде дүртенче ел “Геройлар ярышы” хәрби-спорт уенында катнашабыз. Зональ ярышларда без беренче урыннарны алабыз, финалда ике ел рәттән – дүртенчеләр. Хәзер чираттагы ярышларга әзерләнәбез, призер булырбыз, дип өметләнәбез. Спорт һәм физкультура белән шөгыльләнү күп кенә яшьләр өчен тормышка юл ача. Уку йортларына башлангыч хәрби әзерлек дәресләрен кайтарсыннар иде, малайларны Ватаныбызның Кораллы көчләрендә хезмәт итүгә әзерләргә кирәк. Минем барлык эшләү дәверендә 38 еллык педагогик стажым бар, үземнең мөһим һәм кирәкле һөнәр сайлавыма инанам. Яшьләр белән аралашып, аларны өйрәтеп, үзең дә өйрәнү әһәмиятле. Республиканың иң борынгы уку йортының өлкән буын укытучыларга алмашка яшь педагогларны кабул итүе сөендерә, көллиятнең абруе арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев