Игелек кылу – тормыш яшәеше
Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины Николай Сергеев якташларыбызның күбесенә таныш.
(Тәтеш, 27 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Мария Храмова).
Ул – уңышын үз хезмәте, үҗәтлеге, эшне яхшы башкара алу сәләте белән оештырган, ә хәйриячелек аның өчен яшәү рәвешенә әверелгән.
Хәйриячелек ышаныч бүләк итә һәм иң яхшы булуга өмет уята, дип билгеләп үтә Николай Николаевич.
– Мин Иоково авылында тудым, әти-әнинең күп эшләвен без балачактан ук күреп үстек, әти – ветеринария табибы, әни ветеринария санитары иде, – дип искә төшерә ул. – Без, балалары, аларга бернәрсә әйтмичә дә ярдәм иттек. Җиде – тугыз яшьтән инде авылдашларның сыер көтүен көтәргә йөрдек, яшелчәчелек белән шөгыльләндек, 7нче сыйныфтан соң мин колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем.
Мәктәпне тәмамлагач, ул әти-әнисе сукмагыннан китәргә һәм ветеринар булырга уйлый. Башта ветеринария техникумын тәмамлый, ә инде армиядә хезмәт итеп кайткач, укуын институтта дәвам иттерә, ә аннары ун елын ветеринариягә багышлый. Шушы вакытлар эчендә аның катнашы белән ветеринария станциясе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ун хезмәткәре үз торакларын алган. Шулай да аның инициативалылык, эшчәнлек һәм булдыклылык кебек сыйфатлары Николай Сергеев өчен яңа киңлекләр ачкан. Ул үзенең фермерлык хуҗалыгын оештыра алган, аннары “Надежда” төзелеш фирмасын булдырган, аны яраткан хатыны хөрмәтенә шулай дип атаган. “Төзелеш даны” Мактау билгесенә ия булучы төзелештә зур эшләр башкарган. Аның җитәкчелегендәге тату коллектив гамәлдә булган вакытта ремонт эшләре белән шөгыльләнгән, республиканың 23 районында төрле пландагы объектлар корган. Үз хезмәткәрләре өчен 1994 елдан 2010 елга кадәр 9 йорт төзегән, ел саен 10-12 кеше шифаханәләрдә дәваланган. Бизнесмен хәйриячелек белән эшкуарлыкның беренче көннәреннән үк шөгыльләнә башлаган, моны әлегә кадәр дәвам иттерә. Тәтештәге Троицк чиркәвенең 1930 елда җимерелгән чаңы аның акчасына төзекләндерелгән. Моның өчен Николай Сергеевка “Россия халыклары мирасындагы өлеше өчен” медале, Рус Православие чиркәвенең Изге благоверный князь Даниил Московский III дәрәҗә ордены тапшырылган. Ул Тәтештәге Крестовоздвиженский чиркәве төзелешенә дә зур өлеш керткән. Кешеләрне кайгыртуы, якындагыларга ярдәм итүе республика дәрәҗәсендәге Ел хәйриячесе конкурсында берничә тапкырлар билгеләп үтелгән, якташыбыз зур спорт чараларыннан да читтә калмаган, ул “2013 елда Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлек медаленә ия. Чиркәүгә һәм мәчеткә иганәчелек итү, чишмәне төзекләндерү, төрле чараларга хәйриячелек өлеше кертү, ятимнәргә, мох-таҗларга һәм өлкән яшьтәгеләргә ярдәм итү – “Алтын йөрәкле кеше” дипломына ия булучының көндәлек гамәлләре. Хезмәт ветераны Кама Тамагындагы чиркәү төзелешендә катнашкан, Буа районының Зур Фролово авылындагы чиркәүне карап тотуга булышлык күрсәтә. Аның хәйриячелек ярдәме белән Татарстанның чуваш диаспорасы китабы басылып чыккан.
Николай Сергеев үзенең тамырлары белән нык, үз авылында ул кәшәнә куйдырткан, җирлектәге зиратның коймасын ремонтлаткан.
Николай Николаевичның үз гаиләсендә абруе зур, һәм шул ук вакытта – ул яраткан ир, кайгыртучан әти, киң күңелле бабай да.
– Игелек кылу – минем тормыш яшәешем, – ди ышанычлы итеп Николай Сергеев. – Сезгә үземнең хәйриячелектәге беренче тәҗрибәм турында сөйлим, ул чакта миңа алты яшь иде. Бөек Ватан сугышында катнашкан, сукыр, кулсыз күршебез Михаил Федорович Ентураев, арбасының агач тәгәрмәчләрен майлау өчен, миннән дегет сорады, ә дегеткә бу вакытларда кытлык иде. Һәм мин, киң күңелле булуым аркасында, әтием күп итеп хәстәрләп куйган тулы бер чиләк дегетне аңа илтеп бирдем. Өйдәге арбаның тәгәрмәчен майларга кирәк булгач, әти алырга дип сузылса, анда дегет юк. Мин инде карышып тормадым, күршегә илтеп бирүемне әйттем. Кыскасы, ул чакта миңа мондый хәйриячелек өчен әтидән яхшы гына эләкте. Ләкин, бу үземнең хаклы булуымда минем фикеремне юкка чыгармады, мин мохтаҗ кешегә ярдәм иткәнлегемне белдем. Һәм гомер буе булдыра алганча ярдәм итәм дигән кагыйдә буенча яшим.
фотосы: Сергеевлар гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев