Игелекле эшләрне башлап йөрүче
“Инициативалы, эшлекле, туган авылы өчен янып-көя”, – дип тасвирлыйлар Михаил Васильевны Югары Тархан кешеләре.
(Тәтеш, 26 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Мария ХРАМОВА, Галина ТАҖЕТДИНОВА фотосы). Узган елның августында без аның җитәкчелегендә ташландык Чей пусси чишмәсен яңартулары, тирә-ягын коймалап алулары хакында язган идек.
“Михаил Михайловичны хөрмәт итәләр, ул кешеләрне эшкә алынырга күндерә, оештыра белү осталыгына ия. Узган елны клуб янындагы кое өчен яңа капкач ясадылар, кыш кар-буранлы килде, әмма безнең тырыш авылдашыбыз су алу урынына кадәрге юлны, кешеләр аңа кыенлыкларсыз килә алсын өчен, даими чистартып тора”, – диде мәдәният йорты директоры Светлана Журавлева.
Михаил Васильев инициативасы буенча зират койма белән әйләндереп алынган, аның янәшәсенә кечкенә йорт-кәшәнә төзелгән, бу барлык кирәк-яраклар куяр өчен дә яхшы. Әле тагын ул әби-бабалары җирләнгән каберстанның чисталыгын да күзәтеп тора, чөнки алар хакындагы истәлек һәрвакытта изге булырга тиеш.
Михаил Михайлович авыл клубында 30 елга якын эшләгән, инде күптән пенсиядә, ләкин иҗат итәргә аның активлыгы һәм теләге һич кенә дә кимемәгән, авылда ярдәмчеләр-фикердәшләре булуына ихластан сөенә.
“Безгә әби-бабалардан калган әйберләрне сакларга, яңартырга, коеларны, чишмәләрне тәртиптә тотарга кирәк, безнең судан да тәмле берни юк якты дөньяда”, – дип уртаклашты уй-ниятләре белән өлкән кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев