Игълан ителмәгән хәрби хәрәкәттә катнашкан
Ветеран, отставкадагы подполковник Виктор Ильин озак еллар Новороссийскида яши, әмма аның кече ватаны – Тәтеш районы.
(Тәтеш, 28 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Викторова). Виктор Егорович 1942 елның 28 сентябрендә Ямбакты авылында туган. Хәрби булырга балачактан ук хыялланган һәм Монастырский урта мәктәбендә укыганнан соң, Ленинградтагы С. М. Киров исемендәге Югары гомумгаскәри команда училищесына укырга кергән, аны тәмамлагач, билгеләнеш буенча Байкал аръягы хәрби округы командующие карамагына җибәрелгән.
– Хәрби хезмәтне Монголиядә разведка отряды командиры вазифасында үттем. Бер елдан разведка ротасы командиры итеп билгеләндем, – ди ВикторЕгорович.
Ирешкән уңышлары өчен аңа СССР Министры оборонасы боерыгы белән вакытыннан алда өлкән лейтенант исеме бирелгән. Аннары Төньяк Кавказ хәрби округында, Майкопта хезмәт иткән. Виктор Егорович бу вакытта СССР Кораллы Көчләре Генераль штабы каршындагы “Выстрел” Югары офицерлар курсының “Хәрби разведка” бүлегендә укулар узган.
– Шунда ук, Майкопта, миңа полкта хезмәт итәргә туры килде, аңа майор Борис Громов командалык итте, нәтиҗәдә – гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаручы Советлар Союзы Герое, – дип искә төшерә Виктор Егорович. – 1975 елда мин капитан исемен алдым һәм Новороссийскига күпер батальоны командиры вазифасында күчерелдем.
Аны 1980 елда Ангола Халык Республикасына хезмәткә күчергәннәр. Совет хәрбиләренең бурычы: Ангола Кораллы көчләре (ФАПЛА) булдыруда интернационал ярдәм күрсәтү булган.
– Илебездә 1975 елдан 1992 елга кадәр булган вакыйгалар турында аз сөйләделәр. Ләкин хәрби хәрәкәт вакытында СССР бары тик соцблок илләрендә генә түгел, шулай ук ерак Африкада да үз мәнфәгатьләрен яклады. Безнең хәрбиләр Африка җирле бәрелешләрендә катнаштылар, шулардан иң зурысы Анголадагы гражданнар сугышы булды, – дип билгеләп үтә Виктор Егорович. – Без яшәгән муниципалитетта һәр елны карнавал үткәрделәр. Совет киңәшчеләре буларак, без дә анда катнаштык, президиумда утырдык. Бервакыт без утырган өстәл астына мина куйганнар иде. Унитларның максаты безне юк итү булды. Әмма аларның җитәкчелеге совет киңәшчеләрен үтермәскә, чөнки җиңгән очракта, аларның кирәге чыгуы бар, дигән боерык бирде.
Виктор Егорович 1984 елда командировкасы тәмамлангач, Новороссийскига кайткан. Йөкләмәләрне фидакяр үтәгәне өчен “СССР ВСда Ватанга хезмәт иткән өчен” ордены белән бүләкләнгән, аңа подполковник исеме бирелгән.
Ул бүгенге көндә исән булмаган дусларының истәлеген хөрмәтләп искә алу өчен, 16 ноябрьдә ел саен “Игълан ителмәгән хәрби хәрәкәттә һәлак булган новороссиялеләр” һәйкәленә килә.
фотоны Виктор Ильин тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев