Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Ике хыялы да чынга ашкан

27 сентябрь – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне

Шәһәрдәге “Теремкәй” балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләүче Миләүшә Вәлиева үзенең хезмәт урынын икенче йорты дип саный. 

– Безнең олылар коллективында – 4 кеше, балалар – 10, – ди Миләүшә Касыйм кызы. – Ул тату бер гаиләдәй, анда үзара аңлашу, игелек һәм хөрмәт мохите яши. Балаларыбыз актив, аралашучаннар, ачык күңеллеләр. Һәрчак балалар белән эшләү хакында, әле тагын гаи­ләбездә кыз балалар булуы турында хыяллана идем. Ике хыя­лым да тормышка ашты, минем яраткан эшем һәм ике кызым, хәзер инде оныгым да бар.
Хатын-кыз үзенең эшчәнлек өл­кәсен бик зур җаваплылык ­сорый, шуңа да балалар җир йөзендәге иң кадерле кешеләр, дип белдерә.

– Мин көн саен баланың саф, самими, эчкерсез дөньясы белән очрашам, һәм бу илһамландыра, балаларыбыз яңалыкларны белсеннәр өчен, аларга яңа күнекмәләр өй­рә­тергә, һәм, әлбәттә, аларга кайгыр­тучанлык күрсәтергә телибез, – дип уртаклаша мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәре. 

Миләүшә Касыйм кызы мәдә­ният-агарту училищесын тәмам­лаган. Төрле бәйрәмнәрдә, чараларда  ул Кыш Бабайга да, Көз һәм Убырлы Карчыкка да әверелә, балалар аның тарафыннан күрсәтелгән әкият персонажларына ышаналар.

Кул остасы күз явын алырлык матур әйберләр бәйләргә ярата, сәйлән белән чигә, аның гаҗәеп эшләрен балалар бакчасында, район мәдәният йортында бизәлгән халык иҗаты күргәзмәләрендә кү­рергә була.

Миләүшә Касыйм кызы хезмәт­тәшләре һәм сабыйларның ата-аналары, шулай ук ба­лаларның үзләре турында хөрмәт белән сөйли.

– Синең хезмәтеңә ихтирам күр­сәтелү күңелле, һәм мин моны кү­рәм, – ди ул. – Үзебезнең чыгарылышларны мәктәпкә ­озатканда һәрчак ямансу һәм шул ук ва­кыт­та аларның үсүе шат­лыклы. Соңыннан алар һичшиксез безнең янга ки­ләләр, сагынабыз диләр, димәк, аларга безнең янда яхшы булган дигән сүз, ә бу бик мөһим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев