Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Икмәк кадерен белә

Евгений Маврин районның агросәнәгать тармагында күп еллар дәвамында иң яхшылар арасында алыштыргысыз урын алып тора.

(Тәтеш, 10 октябрь, “Тәтеш таңнары”). “Содружество” агро­фир­масы җитәкчелеге ­Евгений Васильевичка авыл хуҗа­лыгы производствосында иң җаваплы эшләрне йөкли. Саннар да шул хак­та сөйли: 2020 елгы язгы ­кыр эшләрендә 970 гектар мәйданда куль­тивацияләгән, 1172­ ­гектар мәйданда тырмалаган, үзенең чәчү комплек­сы белән 830 гектарда ­ашлык чәчкән. Урып-җыю вакыт­ларында да яхшы күрсәткечләргә ирешә. Узган елгы урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча, агрофирма механизаторлары арасындагы хезмәт ярышында өченче урынны алган. Быел да бик тырышып хезмәт куя.

Евгений Васильевич икмәк кадерен бик яхшы белә. Мавринның яхшы эшләүдә аерым серләре юк. 

– Иртә белән эшкә бик теләп баручыларга, ә кич белән өенә ашкынып кайтучыларга тормышта бәхет елмайган дияргә була. Арып кайтасың, ә йөрәк шатлык белән тулы – өйдә хатыным һәм балаларым Ангелина белән Григорий көтә. Алар җитешлектә яшәсеннәр, бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасыннар иде дип телисе килә, – ди ­механизатор. 

Авыл хуҗалыгы пред­приятие­се җитәкчелеге аның хезмәтен бәяли, Грамоталар, ­­Рәхмәт хатлары шул хакта сөйли, ул аларны үз хезмәтенә намуслы караганы һәм югары күрсәткечләргә ир­еш­кәне өчен алган. Евге­ний Ва­си­ль­­евич күп­тән түгел “Татарстан Рес­пуб­ликасының Атказан­ган авыл хуҗа­лыгы хез­мәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булган.

Евгений Васильевич Чинчурино авылында туа. Аның хезмәт стажы армиягә кадәр үк, “Правда газетасы” исемендәге колхозда башланган. Язгы кыр эшләре вакытында чәчүче, урып-җыюда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Һәр хезмәтен җиренә җиткереп башкарган. Актив һәм булдык­лы егет техниканың барлык нечкәлекләрен җи­ңел үзләштергән. 1978 елда Монастырскийдагы СПТУны тәмамлап, авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинист булган. Евгений Ва­сильевич бүгенге көндә киң профильле механизатор. Чын күңелдән, йөрәге кушканча эшли. Хезмәтенә карата ул башкача булдыра да алмый.

– Һөнәреңә булган тугрылыкның чыганагы – ул туган җирне ярату, – дип саный үз эшенең остасы. 
Ярату турында сүз чыккач шунысын да әйтик. Мәхәббәтен ул шулай ук  кырда очраткан – Алекина Полянадан Любовь исемле кыз бу вакытта учетчы булып эшли ­торган булган.

Игенчеләр өчен вакыт бик тиз үтә. Ул алар өчен алтынга тиң, кайчакларда телефон шалтыравына да җавап бирергә вакытлары юк икән. Безнең дә сөйләшүебез кыскача гына булды, Евгений Василь­евич – штурвал артында. Аның өчен, шулай ук барлык аграрийлар­га да, эшнең кызган чагы. Һәм ул ел әйләнәсе дәвам итә. Һәм менә шунысы­ гаҗәп, басуларда эш күб­рәк булган саен, Евгений Мавринга, аңардан башка үзен күз алдына да китерә алмаган, һәм анда ул үзе – хезмәт сөючән, эшенә чын күңелдән туг­ры кеше кирәк  булган кече ватаны тагын да кадерлерәк була бара. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев