Иң игелекле һөнәрне сайлаган
Ак халатлы фәрештәләр.
Галина Дедушкина, Олы Шәмәк авылындагы табиблык амбулаториясенең көндезге стационар шәфкать туташы:
– Медицина хезмәткәре булырга мәктәп чагыннан ук хыялланган идем. Дус кызларым белән уйнаганда мин янәсе дә шәфкать туташы булдым – укол кададым, йөткергәннән төнәтмә эчердем, җәрәхәтләрне бәйләдем, һәм минем барлык “сырхауларым” тиз арада савыгалар, миңа рәхмәт әйтәләр иде.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, әти-әни белән киңәшеп һәм аларның ризалыгын алып, медицина училищесына укырга кердем. Уку барышында фәнне тырышып үзләштердем, яхшылар исәбендә булдым. Барлык курсларны тәмамлап, имтиханны уңышлы тапшырдым һәм 1982 елда Лаптевкадагы фельдшер-акушерлык пунктында эшли башладым, анда озак тоткарланмадым, аннары Федоровкага күчтем. Олы Шәмәк участок хастаханәсендә медицина шәфкать туташына эш урыны барлыкка килгәч, туган авылыма кайттым.
Ул вакытта стационарда 50 кешегә исәпләнгән койка-урын бар иде, коридорга да караватлар куйдык. Моннан тыш, хастаханә каршында үзенең табиблык амбулаториясе бар иде. Хастаханәбезнең хезмәт күрсәтү участогы бик зур иде – аңа якын-тирәдәге 14 торак пункт керде. Көндезге стационарга башта мин шәфкать туташы вазифасына килдем: табиб билгеләгәннәрне үтәдем, авыру тарихын тутырдым, пациентларга градусниклар куйдым, кан басымнарын үлчәдем. Аннары мине тәүлек әйләнәсе эшләү тәртибенә күчерделәр, без дүрт шәфкать туташы идек, эшкә өч тәүлек аралаш чыктык. Үзебезнең карамактагыларга кайгыртучанлык күрсәтәбез, аларның әрнү-сызлануларын күңел аркылы кичерәбез, кешеләр безнең яннан сәламәтләнеп киткәндә, күңелгә шатлык өстәлә. Дөрес, чирләр, кырык ел элек, мин нибары һөнәри эшчәнлегемне башлап җибәргән чактагы кебек үк, элеккечә кала бирә – болар бронхит, пневмония, тонзиллит, сулыш юллары, салкын тию, йөрәк ишемиясе чирләре, гипертония.
Минем “ашыгыч ярдәм”дә эшләгән вакытларым да булды, хастаханәбездән 20 – 25 чакрым ераклыктагы участокка бара идем. Төрлесе булды, әлбәттә: җәрәхәтләр дә, киселгән яралар да күрергә туры килде, медицина хезмәткәренең түземлеге тимердәй нык булырга тиеш, табиб-белгеч килгәнче төгәл һәм эзлекле рәвештә ашыгыч ярдәм күрсәтергә кирәк.
Биш елдан бирле көндезге стационарның шәфкать туташы булып торам. Хәзерге вакытта участок кимеде, өч койка-урын калды, шулай да дәвалануга һәрчак чират бар. Табибыбыз Регина Кильганова күрсәтмәсе буенча дәвалау билгеләмәләрен, төрле диагностик манипуляцияләрне үтим, шулай ук авыруларны карыйм, аларның сәламәтлек торышын теркәп барам.
Минем балачак хыялым чынга ашты. Бездә коллектив дус, үз эшемне яратам, мин гомер буе кешеләргә ярдәм итәргә теләдем һәм җир йөзендә иң игелекле, шәфкатьле һөнәрне юкка гына сайламаганмын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев