Җинүгә
Мария Матвеева уку йортын күп еллар элек тәмамлаган чыгарылышларының хәтерендә сакланучы педагогларның берсе.
(Тәтеш, 11 август, «Тәтеш таңнары», Елена Калашникова, фото Мария Матеева архивыннан). Утыз дүрт ел эчендә аңа Тәтеш педагогия училищесы студентларының берничә буынына спортка мәхәббәт уятырга насыйп булган. Һәм шунысы гаҗәп, ул үз укучыларының һәркайсын исемләп диярлек белә.
Мария Николаевна – күзләре очкынланып торган зифа буйлы хатын-кыз. Шундый сыйфатларга ия булганлыктан, аны пенсионер дип әйтүе бераз читенрәк. Өстәвенә әле ул үзе дә бу сүзне йөртү белән бөтенләй дә килешеп бетмидер кебек тоела, югыйсә дүрт ел элек лаеклы ялга чыкса да. Ул Алексеевск районында күп балалы гаиләдә туа, яшь чакта үзенең тормышын спорт белән тыгыз бәйләрмен дип бөтенләй дә уйлап карамый. Әмма могҗизалар була: апасының киңәшен тотып, кыз Тәтеш педагогия училищесына укырга керә. Һәм физкультурага түгел, ә мәктәп бүлегенә. Ләкин тәҗрибәле педагог Вячеслав Тимирясов озын буйлы, җиңел атлетчыларга охшаш студентны шунда ук сәләтле спортчы итеп күрә, һәм ялгышмый. Мария Матвеева дүрт елдан соң, педагогия училищелары арасында РСФСР Чемпионатында катнашып, җиңел атлетика буенча I разряд нормативын үти һәм РСФСР Чемпионы була!
“Дәресләр миңа һәрвакытта җиңел бирелде. Укырга да, биеклеккә сикерергә, йөгерергә, ядрә ыргытырга да өлгердем. Бер сүз белән әйткәндә, күңелле белән файдалыны берләштердем”, – дип искә ала ул.
Әмма боларның барысы да башлангыч юл гына була әле.
Мария Николаевна педагогия училищесын тәмамлагач, Казан педагогия университетының физик тәрбия факультетына укырга керә. Элек алган яхшы уку базасы ярдәмендә биредә дә авырлыклар килеп чыкмады ди. Җиңел атлетика буенча ТАССР җыелмасы составында бөтен Советлар Союзын әйләнеп чыга, ә өченче курстан соң спорт мастеры кандидаты нормативын үти.
Һәм янә язмышның яңа борылышлары, моны да могҗиза дип атамый мөмкин түгел: диплом алганнан соң, бу да символикалы – СССРда Олимпия уеннары уздырылган елда, аңа Тәтеш педагогия училищесыннан эш тәкъдим итәләр.
Мария Николаевна физкультура бүлегендә биш ел укыта, өстәвенә әле Татария җыелмасы өчен чыгышлар ясавын дәвам итә. Бу фактлар студентларда никадәрле соклану уятуы хакында әйтеп тору кирәкме икән? Мәктәп бүлеге базасында өстәмә төркемнәр ачканнан соң, ул булачак башлангыч сыйныф укытучыларын физик тәрбия нигезләренә өйрәтә башлый. Пенсиягә чыкканчыга кадәр җиде ел мәктәп һәм физкультура бүлекләренә җитәкчелек итә.
“Еллар сизелми дә үтте. Иң мөһиме – студентларның рәхмәте һәм коллективның хөрмәтләве. Мин кеше һәм педагог буларак та җитлектем дип ышанычлы итеп әйтә алам”, – дип уртаклаша ул. Төрле дәрәҗәдәге күп сандагы бүләкләре, физик культура һәм спорт Отличнигы исеме моның ачык дәлиле. Ире Таһир Мөбарәкшин шулай ук физик культура укытучысы. Алар 20 елдан күбрәк бергә педагогия училищесында иңгә-иң куеп эшлиләр, булачак укытучыларга спортның мөһимлеген үз үрнәкләрендә раслап күрсәтәләр. Ике бала тәрбияләп үстерәләр, алар белән горурлана алалар. Әйе, укытучы һөнәрен сайламаган булса, мөгаен, ул танылган җиңел атлетчы булыр иде дип уйларга да мөмкин. Әгәр кеше педагог, хатын, әни, әби буларак танылса, бу шулкадәрле үк әһәмиятле булыр иде микән.
“Яшәлгән елларны барлап чыкканда үз тормышымның һәр борылышында дөрес юнәлеш ясаганмын дигән нәтиҗәгә киләм, хәтта ул чакта бу алай тоелмаса да. Яхшы кешеләрдән мин һәрчак уңдым, бәхеткә каршы, хыянәт белән беркайчан да кисешергә туры килмәде. Спорт миңа нәрсәләр бирде соң? Теләсә нинди хәлдә дә җиңүгә омтылыш һәм кайчакларда оттыру да файдалы булуны аңлау – бу йөз процент итеп эшләргә кирәклеген йөкли”, – ди Мария Николаевна.
“Ул – бик шәп педагог, безнең өчен һәрвакытта икенче әни булды. Без унтугыз ел дәвамында җылы мөнәбәтләрне саклыйбыз”, – дип уртаклаша элекке укучысы Любовь Ермошкина. Һәм аның белән чыгарылышлары да килешә. Бу Мария Матвееваның яшьлегендә үз тормышын спорт һәм Тәтеш педагогия училищесы белән бәйләп, дөрес юнәлеш сайлавын раслый да инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев