Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Интернатта танышканнар

Олы Шәмәктәге картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Елена Ореховская белән Юрий Воронков агач туйларын билгеләп үткәннәр.

Социаль хезмәт күрсәтүче учреж­дениегә килгәч, безгә гаилә парының ишегалдында саф һава сулап йөрүен әйттеләр. Ир белән хатынны без шунда очраттык та, алар акрын гына тротуар буйлап атлыйлар иде, һәм Юрий таякка таянган Еленаны ышанычлы итеп култыклаган. 

Көзге җылы кояш астында эскәмиягә уты­рып, аларның тормышлары турында сөйлә­­шергә тәкъдим итүемә, ир белән хатын ризалык белдер­деләр, ә аннары үзләре яшәгән урынны карарга чакырачакларын әйттеләр.

– Мине бирегә гаилә фаҗигасе китерде, – дип уртаклаша ир-ат. – Йортым янды, хатыным үлде, җиңелләрдән булмады, интернат-йортта инде мин 8 елдан бирле яшим. Елена Казаннан, тораксыз калган, авыр­ган, биредә алты ел яши. Язмыш­ның авыр сынаулары аркылы узган кешеләргә үткәннәр хакында искә төшерү җиңелләрдән түгелдер, мөгаен, хәзергесе белән алар бик теләп ­уртаклашалар.  

– Ленаны беренче тапкыр күргәч, миңа ул шунда ук ошады, – ди Юрий Федорович. – Бер-беребезгә күз атып йөри башладык, таныштык, сөйләштек. Тора-бара безнең холык­лар туры килүен, аралашыр нәрсәләр булуын аңладык. Икәүләп һәрчак җиңелрәк, күңелгә якын кешенең ярдәме һәм аңлавы көч бирә. Ләкин барысы да тиз генә барып чыкмады – берничә тапкыр тәкъдим ясадым, шулай да аны күндердем, ул минем хисләремә ышанды, өйләнештек, гаилә тантанасын бәйрәмчә чәй өстәле янында билгеләп үттек.  

Ир белән хатын табигатьтә булырга ярата икән, саф һавада йөрүдән көч-куәт алабыз, диләр, аларның икесе дә һәвәскәр гөмбәчеләр, урман җиләге дә, төрледән-төрле дару үләннәре дә җыялар.

Юрий һәм Елена өстәл уеннары белән мавыгалар, хатыны шашка уйный, ире – шахмат. Алар берничә тапкыр Норлатка, Чирмешәнгә ярышларга барганнар, зональ ярышларда уңышлы чыгыш ясаганнар, приз­лы урыннар алганнар. 

– Мин үзлегемнән өйрәндем, 5 яшьтән уйный башладым, – ди Юрий Федорович. – Шахматта игътибарлык кирәк, алымнарны һәм техниканы белү мөһим. Күренекле шахматчы, Советлар Союзы­ның беренче дөнья чемпионы Михаил Ботвинникның ике томлыгын табарга, аның хезмәтләрен өйрәнергә ­хыялланам. 

Ир белән хатынның спортка тартылулары яшүсмер чактан ук калган, чөнки кайчандыр ир-ат көрәш келәмендә җиңү яулаган, ә Елена җитди рәвештә волейбол белән шөгыльләнгән. Ни аяныч, хәзерге вакытта сәламәтлекләре аларга физик яктан актив булу мөмкинлеген бирми, әмма алар гаиләсе өчен иртәнге күнегүләр үзгәрмәс кагыйдә булып кала. 

Ир белән хатын үзләрен торак шартларына таләпчән түгел дип саный, гәрчә, мин үзем күреп инанганча, аларда кирәкле барлык әйберләр дә бар. Бүлмәдә чисталык һәм тәртип – хатын-кыз барлыгы тоела. 

– Телевизор карыйбыз, суыткыч, киемнәр өчен шкаф, өстәл, урындык­лар бар. Әгәр хуҗалыкта берәр әйбер кирәк булса, пенсиядән калган акчага сатып алабыз, күптән түгел  искесенә алмашка үтүк сатып алдык. Менә спорт җиңүләребез өчен яулаган кубоклар, – дип күрсәтә гаилә башлыгы лаеклы бүләкләрен. – Елена уңайлылык булдыра, карагыз әле, номерлар буенча аның нинди картиналары барлыкка килде, матур. Чәчәкләр үстерә, әнә никадәр алар безнең тәрәзә төбендә. 

Гаилә учагын җылытучы хуҗабикә һәр җирдә пөхтәлек булуын ярата, биш ел бергә гомер итү дәверендә бер генә тапкыр да ачуланышмауларын әйтә, бары тик ире юеш идән буйлап йөргәндә генә. Әмма бу күп­ләрдә була... Ир-ат инде бары тик ягымлы елмаю белән генә аңлата: “Ул минем генералым, аңа команда бирергә кирәк бит инде”.  

Агач туй бәйрәменә Юрий китап­лар кую өчен киштә ясарга ниятли. 

– Без укырга яратабыз, Елена – фантас­тика, детективларны, мин – тарихи романнарны. Иң яхшы бүләк – үз кулларың белән ясаган әйбер, диде ул миңа, – дип ­уртаклашты ир.  

Ир белән хатын үзара аңлашып гомер кичерә, аларның бер хыялы бар – Елена Матвеевнаның кызы үзенең әнисе янына килә алсын иде, чөнки әнисе үзе моны эшләрлек хәлдә түгел. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев