Йөрәктә кояш йөртергә кирәк
5 октябрь – Укытучылар көне
Людмила Кириллова, Килдеш урта мәктәбе укытучысы:
– Авыл мәктәбендә укытучы булып эшли башлавыма 2023 елның 10 октябрендә 31 ел була.
Ләкин һөнәремә соңрак килдем. Башта медицина училищесын тәмамладым, кияүгә чыктым, ирем белән туган авылым Килдештә калдым. Мәктәптә башта китапханәче булып эшләдем, ә 1996 елда КДПУның табигый-география факультетына укырга кердем. Балаларны география фәненнән укыттым, аннары яңадан әзерләү курсларын үттем һәм тарихчы булдым.
Тарихны мин мәктәптә укыганда ук яраттым. Миңа уку һәм укыту ошый. Чынлыкта мин – “мәңгелек студент”. Белемгә тартылу һәр укытучының аерылып торган сыйфаты булырга тиеш, дип саныйм. Мин балаларга да шулай дип әйтәм.
Хәзерге җиңел булмаган вакытларда тарихны бозып күрсәтүгә каршы торыр өчен укытучы үз иленең тарихын белергә һәм яратырга, балаларны үз фәне белән кызыксындырырга, аларны мавыктырырга тиеш...
Мин әле тагын сыйныф җитәкчесе дә. Киләсе елга минем дүртенче чыгарылыш булачак, һәм аның һәркайсы үзенә бер төрле. Сыйныф җитәкчесе ул – барысына да оста: бик яхшы психолог, тәрбияче, укытучы, оештыручы һәм хәтта икенче әни була алырга тиешле кеше. Уйлап карыйсың да, сыйныф җитәкчесе вазифасы мәктәп фәнен укытуга караганда күбрәк вакытны алганлыгын аңлыйсың. Балаларга күбрәк ышанган саен алар белән эчкерсезрәк буласың, алар да сиңа якынаялар, шуңа да килеп туган мәшәкатьләрне хәл итү дә җиңелрәк була, дип саныйм. Һәрбер бала – шәхес. Иң мөһиме – әлеге шәхесне тәрбияләү, һәр балада яхшы якларны һәм аңарда шуңа хуплау табу. Чөнки сыйныф җитәкчесе үз йөрәгендә кояш йөрткәндә генә баланың йөрәген җылытып җибәрә ала.
Миннән еш кына укытучы һөнәрен ничек сайлавым турында сорыйлар. Әлеге сорау турында уйланганда еш кына һөнәрне мин түгел, ә һөнәр мине сайлады дигән нәтиҗәгә киләм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев