Йорты чәчәкләргә күмелгән
26 ноябрь – Әниләр көне.
Татар Бидәңгесе авылыннан ирле-хатынлы Вәлиуллиннар дүрт балаларына яхшы тәрбия биргән.
Әнүзә Гыйнанетдин кызы һәм Ингел Кәрим улы – төп бидәңгелеләр. Үзләре хакында үзләре әйтүенчә, кайда туган – шунда кирәге чыккан, дигән әйтем – алар турында.
– Мин гомер буе диярлек – кырык ел – фермада сыер савучы булып эшләдем. Сигез сыйныф тәмамладым. Авылда калырга үгетләделәр, эшче куллар кирәк иде. Минем карамакта 20 баш терлек иде. Сыерларны ашатырга, эчертергә, тиресләрен түгәргә, саварга кирәк иде – ул чакта барысы да кул хезмәте белән башкарылды. Көн азагында кулларны да тоймый башлый идем инде, шулай да һәр нәрсәгә күнегәсең. Ингел йөк ташучы булып эшләде, җәен көтү көтте. Шулай итеп эштә таныштык һәм өйләнештек, миңа ул чагында инде 23 яшь иде. Ингел армиягә китте, мин көмәнле булып калдым, – дип сөйли Әнүзә Гыйнанетдин кызы. – Бергә яшәвебезгә тиздән 53 ел тула. Тормышта төрле чаклар булды. Без Әрәмә урамында яшәдек. 1979 елның апрелендә җимерелгән плотина суы агызып киткән йортлар арасында безнең өйдә бар иде. Без балалар белән чыгып йөгердек, эшләп булдырган бар мал-мөлкәтебезне югалттык. Барысын да яңа баштан башладык, бары тик үзебезгә, үз хезмәтебезгә таяндык. Абыемның йортын да шулай ук су агызып китте. Ул яңа өй төзеде, аны безгә калдырды. Тора-бара ирем барысын да яңартты, йортны тышлады. Олы улыбыз Алмаз Ульяновскида яши, Гөлнара – Бакырчыда. Лилия вафат булды, Чувашиядә яши иде, аның ике баласы әнисез калды, ә кечесе Сиринә Яшел Үзәндә яши. Безнең җиде оныгыбыз бар. Шөкер, еш кайтып йөриләр. Аларның һәрбер кайтуы безнең өчен зур бәйрәм.
– Әни – безнең өчен иң якын, хезмәт сөючән, түзем, зирәк һәм кадерле кеше. Үз өлешенә тигән барлык авырлыкларга да карамастан, әниебез безне яратуда һәм кайгыртучанлыкта үстерде, кыенлыклардан, эштән курыкмаска, мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Ул җырларга бик ярата, бөтен өй чәчәкләр белән тулган, бүлмә гөлләре генә дә 50 данә, – дип уртаклаша балалары. – Әти-әни үрнәгендә тәрбияләндек. Әни үзенең сизгерлеге, игътибары, зирәк киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итә, булыша. Безгә ничә яшь булса да, аның өчен без бала булып калабыз, әни яратуына һәм аңлавына мохтаҗбыз.
– Вәлиуллиннар белән без гомер буе күршеләр булып яшибез, алар хезмәт сөючәннәр. Зур йорт хуҗалыгы алып баралар, – дип уртаклаша Румия Сәйфетдинова. – Дүрт балаларын да шулай ук ярдәмчел, тырыш, җаваплы итеп тәрбияләп үстерделәр. Әти-әниләренә өйдә дә, яшелчә бакчасында да булыштылар, һәрвакытта барысын да бергәләп эшләделәр. Балаларының тормышта барысы да яхшы, алар аякта нык басып торалар. Ингел абый – эшкә оста, һәр җирдә тәртип булсын дип тырыша, мал-туар, кош-корт асрый. Әнүзә апа үзе эрли дә, бәйли дә, тәмле итеп пешерә дә. Минем күршем – бик киң күңелле, ачык, ягымлы кеше. Бар гомерен эшкә һәм балаларына багышлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев