Йөзләгән катлаулы операция үткәргән
Хирург – ир-егетләр һөнәре, диләр, әмма Алсу Фәтхлисламова үрнәге моның алай түгел икәнлегенә ачык дәлил – тәҗрибәле хирург булу белән беррәттән ул бәхетле хатын һәм ана да әле.
(Тәтеш, 14 январь, “Тәтеш таңнары”, Ирина Ефимова, Галина Таҗетдинова фотосы).
Алсу Абдулла кызы Буа районында туган. Ул күп балалы тату гаиләдә бишенче сабый. Бер яшь аермасы белән туган олыларына 11 яшьтән алып 16 яшькә кадәр булган. Шуңа күрә кечкенә кызчыкны әти-әнисе һәм әбисе генә түгел, шулай ук өч абыйсы да, апасы да кулларында гына күтәреп йөргәннәр дип әйтергә була. Булачак табибның шәхесе ныклы ярату һәм аңлашуда барлыкка килгән. Алсуга 6 яшь вакытта өлкән туганнары инде туган нигездән төрле якларга китеп, үз юлын тапкан. Абыйлары һәм апасы һөнәри белем алу өчен югары уку йортларына кергәннәр.
Үзеннән яшь буенча олырак дуслары беренче сентябрьдә мәктәпкә киткәннәр. Алсу, әти-әнисенә үзенең уе турында әйтеп тә тормыйча, алар белән укырга ияреп барган. “Укый беләсеңме”, – дип сораган аңардан башлангыч мәктәп директоры. Алты яшьлек Алсу тәкъдим ителгән текстны шома гына итеп укып чыккан һәм шулай итеп беренче сыйныфка кабул ителгән. Уку аңа җиңел бирелгән. Маннаповлар гаиләсендәге барлык балалар кебек, ул да физика һәм математика буенча район олимпиадаларында һәрдаим катнашып, призлы урыннар алган. Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган. Үзенең тормышын яраткан фәне – физикага багышларга ниятләгән, әмма, абыйсының һәм апасының киңәшен тотып, медицина институтына укырга кергән, хирург булырга теләгән.
Алсу Абдулла кызы укуын тәмамлагач, 5 ел Казанда эшләгән. Тәтештә үзенең тормыш ярын очратып, апасы кебек, безнең гүзәл шәһәребезгә күченгән. Менә инде 22нче ел, 2001 елның сентябреннән алып, район хастаханәсендә хезмәт куя.
– Минем кызым һәм Алсу медицина институтына бергә укырга керделәр. Еллар узганнан соң, Алсу Абдулловнаның Казанда табиблык мәктәбен узып, безгә кайтуына сөендем. Нәкъ тә шул вакытта безнең хирурглар лаеклы ялга киттеләр. Ул Казанда 5нче шәһәр хастаханәсенең үлекле хирургия бүлегендә 5 ел катлаулы операцияләр ясау хирургы булып эшләде. Аның максатчанлыгы, тәвәккәллеге гаҗәпләндерде. Аллаһы аны күп сәләтләр белән бүләкләгән, – дип уртаклаша РФның һәм ТРның атказанган табибы, СССРның сәламәтлек саклау отличнигы Александр Дубровский.
– Алсу Абдулловна – тәҗрибәле хирург, 2008 елдан алып хирургия бүлегенә җитәкчелек итә, шулай ук беррәттән табиб-эндоскопист вазифасын да алып бара. Белемле, зур тәҗрибәгә ия җаваплы табиб, аның хезмәт эшчәнлеге барышында уңышлы башкарып чыккан йөзләгән катлаулы операциясе бар. Дәваланучыларның ышанычы – аның һөнәри осталыгының күрсәткече, – дип билгеләп үтә белгеч турында Тәтеш районы хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Альбина Фазлыева. – Хирургияне ешрак ир-егетләр сайлый, хатын-кыз хирурглар, өстәвенә әле хирургия бүлеге белән җитәкчелек итүчеләр – бу бик сирәк күренеш.
Иң мөһиме – ышанычлы тыл
Атнага алты көн сырхауларны кабул итү, күп сәгатьлек операцияләр, дежур торулар һәм кичектергесез ярдәм күрсәтүләр. Һәркайсына дөрес диагноз куярга, дәвалау ысулын, өмет уятырлык сүзләр табарга, күрсәтмәләрне үтәү артыннан күзәтеп барырга кирәк. Әле тагын йорт, гаилә, өч бала, бихисап туганнары һәм дуслары бар, Алсу Абдулла кызы аларга карата да шулай ук мәрхәмәтле һәм игътибарлы. Биредә зур булышлык бик әһәмиятле. Ул бар. Беренче чиратта аның терәге – ире Ринат Шәрифгали улы, ул аның белән 22 ел бергә татулыкта тигез гомер кичерә. Әтисе кебек якын булган олы абыйсы Хәйдәр Абдулла улы да, апасы Мәрьям Абдулла кызы һәм аның ире Мәүлет Салих улы да якын кешеләре, алар аны олы кызлары кебек итеп күрәләр, шулай ук Фәтхлисламовларның балалары өчен әби һәм бабай да булып торалар.
...Ул телевизорны бөтенләй дә карамый, тынычлык ярата һәм һәрбер мөмкинлек чыккан саен туган авылына кайтырга тырыша. Әти-әнисе инде исән түгел, шулай да күл янындагы төзек йорт, балачагында утыртылган наратлар аның күңелен тартып тора. Бу көч алу урыны да. Ә күп балалы анага һәм уңышлы хирургка көч бик тә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев