Ирле-хатынлы Тойкиннар: “Без – бәхетле”
Петр Матвеевич белән Зоя иколаевна февральдә алтын туйларын билгеләп үтте.
(Тәтеш, 22 июль, "Тәтеш таңнары"). Урюмдагы калкулыктагы йортта Тойкиннар гаиләсе ярты гасырдан бирле парлы гомер кичерә.
Петр Матвеевич белән Зоя Николаевна февральдә алтын туйларын билгеләп үтте. “Без – бәхетле” – ир белән хатынга үзләре хакында сөйләвен үтенгәч, алар беренче сүз итеп шулай диде. Һәм әлеге кыска гына гыйбарәдә – тулы бер тормыш.
Ир белән хатын Урюмда туып-үскән, дөресен әйткәндә Петр Матвеевич булачак хатынына башта ук игътибар итмәгән, моны аның әнисе эшләгән. “Мин алар күршесендә яшәгән ахирәтемә кунакка бардым. Каенанам шунда күрде дә инде мине, мин аңа ошадым, өч көннән соң мине ярәшергә килде”, – дип искә ала Зоя Николаевна. Туйны өч көн гөрләттек.
“Каенанам белән озак яшәдек. Башта мин фермада сыерлар саудым. Кулдан саудык, тиресне дә үзебез чистарттык. Авыр иде. Хәзер генә ул авылда эш юк диярлек. Илле яшьтә пенсиягә чыктым, аңа кадәр хат ташучы, дуңгызлар караучы булып эшләдем”, – дип сөйли Зоя Николаевна. Петр Матвеевич урман хуҗалыгында шофер булып хезмәт куя, ә лаеклы ялга чыгарга күп тә калмый – тирмәндә эшли.
Тойкиннар 5 малай һәм 1 кыз тәрбияләп үстергән, алар белән хәзер чиксез горурланалар. Юрий һәм Сергей Урюмда, әти-әниләре белән янәшә генә яшиләр, Анатолий, Виталий һәм Александра – Тәтештә, бары тик Владимир гына туган йортыннан еракта – Мәскәүдә.
Балалары – әти-әниләре йортына еш кайта: печән дә чабалар, бакчаны да казыйлар, бәрәңге дә утырталар. Җирлектә яшәүчеләр безгә “сер буларак” хәбәр иткәнчә, Зоя Николаевна кул эшләренә һәм җырларга оста икән. Дөрес, сәхнәләрдә чыгыш ясамаса да, әмма туганнары һәм якыннары янында русча, мордвача җырларны сөенеп башкара. Аңа сеңелесе һәм кызы да кушыла, гаиләдәге талант нәсел буенча күчә, күрәсең. Ир белән хатын кичләрен телевизор карап вакытны уздыралар. “Җырлар булган тапшыруларны яратам, кино карыйм”, – дип уртаклаша Зоя Николаевна һәм бәхет нәрсә соң ул дигән сорауга, болай дип җавап бирде: “Бәхет – ул гаиләдә, балаларның, иремнең барысы да яхшы булуы. Алга таба да бергәләп озак итеп яшисе иде әле”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев