Кәләшкә гармун бүләк иткән
Январовлар бергә яшәүләренең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Алар иңгә-иң куеп гомер иткән елларын җылылык белән искә алалар.
Икесе дә яшьтән үк эш сөючән булалар, танышкан вакытларында Хәйдәр Тәтеш ветеринария дәваханәсендә өлкән ветеринария фельдшеры була, Зөһрә башта Чистайда сәгать заводында эшли, Тәтешкә кайткач, сатучылар мәктәбенә укырга керә.
– Зөһрәне беренче мәртәбә шәһәр ашханәсендә очраттым. Без анда дустым белән барган идек, ә ул әнисе белән килгән иде. Кызны күргәч, аңа сокланып куйдым һәм шундук ул минем хатыным булачак, дип уйладым, һәм бу хакта дустыма да әйттем. Иртәнге аштан соң автовокзалга киттем, нәкъ шунда Зөһрәне дә очраттым, ул транспорт көтеп тора иде. Мин аның янына килдем, таныштык. Мин аның гармунда уйнарга яратканын белдем һәм төшке аштан соң шушында, шәһәр үзәгендә очрашырга тәкъдим иттем. Һәм безнең очрашу булды, без бергәләп “Культтовары” кибетенә кердек, һәм мин аңа бүләккә гармун сатып алдым. Бер атнадан безгә никах укыттылар, без ЗАГСка гариза бирдек, ә бер айдан язылыштык. Туй күңелле булды, башта – өч көн Келәштә, минем әти-әни өендә, икенче атнада өч көн Олы Тормыда, Зөһрәнең өендә узды, – дип искә ала Хәйдәр Мөбәрәкша улы.
Яшь гаилә башлыгы ярты елдан соң, лаеклы тормыш тәэмин итүне күздә тотып, яхшы акча эшләү ниятеннән, хатынына Норильскига күченергә тәкъдим итә, ул ризалаша. Шул рәвешле ул тау-металлургия комбинатының бакыр заводында эретүче булып эшли башлый. Хатыны балалар бакчасына кухняга эшкә урнаша, бераздан яңа һөнәргә ия була, аны мәктәпкәчә учреждениенең өлкән аш пешерүчесе итеп билгелиләр. Олы кызлары Лилиянең тууы гаиләдә шатлыклы вакыйга була. Яңа туган бала дөньяга килгән көнне бала тудыру йортының каршы ягындагы электрон таблоның -54 градусны күрсәтүе Зөһрәнең хәтерендә аеруча да уелып кала. Ләкин яшь хатынның күңелендә җылылык була, ул ана булу шатлыгын аңлый һәм әти булган иренең бик зур ярдәмен тоя. Тәтештә туган икенче кызлары Айгөл очрагында да ир белән хатын шундый ук бәхетле минутлар кичерәләр.
Январовлар Норильскида 12 ел яшиләр һәм ул вакытлар турында бары тик җылылык белән сөйлиләр, озак еллар дәвамында чын дуслар булып киткән бик күп яхшы кешеләрне очратуларын билгеләп үтәләр.
Ир белән хатын кече ватаннарына кайткач, районның кулланучылар җәмгыяте оешмасына эшкә урнашалар, ире – җәмәгать туклануына, хатыны – универмагка. Гаилә башлыгы Абдуллин исемендәге колхозның икътисадчысы вазифасыннан лаеклы ялга чыга, ләкин шуннан соң да эшсез утырмый, бу аның кагыйдәләрендә түгел. Зөһрә Заһир кызының аш пешерү осталыгына ихтыяҗ пенсиягә чыккач та зур була, ул татар мәктәбе укучылары өчен ризыклар пешерә.
Алтын юбилярлар үз гаиләләрен бәхетле дип саный – аларның нәселе балаларында һәм өч оныгында дәвам итә, олысы – студент. Алар үсеп килүче буынга гаиләдә мәхәббәткә, кайгыртуга һәм хөрмәткә нигезләнгән мөнәсәбәтләрне ничек төзергә кирәклеген үз үрнәкләрендә күрсәтәләр.
Ә 50 ел элек бүләк ителгән гармун әлегә кадәр Январовларда истәлекле ядкарь булып тора. Гаилә тормышы дәверендә оста җырчы кулында ул әле шатлыктан яңгырап, әле якыннарын югалту турында авыр сулап куя. Музыка коралы гүя ул үзенең хисләрен, өметләрен һәм ниятләрен ышанып тапшырган якын җан иясенә әверелгәндәй тоела.
– Зөһрәм – ул минем икенче яртым. Беренче очрашуда ук ул минем көчле кеше булуымны һәм минем белән югалып калмаячагын шунда ук аңлады. Иң мөһиме, ул барысында да миңа ышана һәм миңа таяна. Ул бик әйбәт хуҗабикә, өйдә һәрвакытта чиста һәм уңайлы. Тагын шунысын да әйтәм – тормышның беренче елында ук шулай корылды, мин эшкә иртәнге алтыга китәм, ә иртәнге аш әзер булсын өчен ул сәгать дүрттә тора иде инде, ул һәрвакытта көчле булды һәм хәзер дә аның кулыннан һәр нәрсә килә. Тагын бер мөһим әйбер – гаиләдә минем һәм аның туганнарының барысын да хөрмәт итү, әлеге элемтәләрне без какшамый торган дип саныйбыз, – дип белдерә Хәйдәр Мөбәрәкша улы.
Йорт җылысы учагын саклаучы ханым бу очракта аз сүзле, ул бары тик: “Мин Хәйдәр белән таш дивар артында кебек”, – дип кенә әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев