Кашаф Келәшкә Ульяновскидан моннан нәкъ 50 ел элек килен алып кайткан
Келәш авылыннан Сафиуллиннар кулга-кул тотынып, шатлыкта да, кайгыда да бергә, бер-берсен хөрмәт итеп, ярты гасыр гомер кичергәннәр.
(Тәтеш, 21 апрель, “Тәтеш таңнары”, Динә Мансурова).
Кашаф Келәшкә Ульяновскидан моннан нәкъ 50 ел элек килен алып кайткан. Әнүзәгә ул вакытта 21 яшь булган. Ул Чүпрәле районында күп балалы гаиләдә туган. Тугыз баладан икенчесе һәм кызлардан иң олысы булган.
– Тормыш җиңелләрдән түгел иде, хәтта кияргә калошлар да булмады, – дип көлә Әнүзә Әхәт кызы, балачак елларын искә алып.
Аңа кечкенәдән үк гаиләдә төп ярдәмче булырга туры килгән: энеләрен, сеңелләрен күзәткән, йорт эшләрен дә башкарган.
– Үземне белгәннән алып, һәрчак нинди дә булса эш белән мәшгуль булдым. Кеше эшләргә тиеш, дип тәрбияләде безне әни, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, фермага дуңгыз караучы булып эшкә бардым, аннары Ульянга заводка эшкә урнашырга киттем. Әмма мине кабул итмәделәр: 17 яшь юк иде әле. Төзелешкә ташчы булып барырга туры килде. Булачак ирем белән шунда таныштым да инде, ул анда балта остасы булып эшли иде.
Алар 1971 елның язында Келәшкә кайталар, һәм озак та үтми, 29 мартта, никах укыталар, ә рәсми рәвештә 5 апрельдә өйләнешәләр. “Иремнең әти-әнисе, каенана белән утыз ел бергә яшәдек”, – ди Әнүзә Әхәт кызы. Бернинди эштән дә курыкмый, барысына да өлгерә торган яшь килененнән Мәүлиҗамал әби канәгать булган. Әнүзә мөгезле эре терлекләрне симертү буенча бөтен илгә танылган “Путь Ильича” колхозына эшкә урнашкан.
Әнүзә Әхәт кызы төрле эшләрдә хезмәт куйган, терлекчелектә эшләгән, аннары сыер савучы булып күчкән һәм шушы һөнәрдә унөч ел эшләгән. Район ярышларында күп тапкырлар җиңүче булган тырыш хатын-кыз “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исемгә лаек булган.
– Тату эшләдек, хезмәт елларын Фәния Саматова белән еш искә алабыз. Ул бозау караучы булып эшләде, шулай ук атказанган терлекче, – ди җылылык белән хезмәт ветераны дусты хакында.
Сафиуллиннарның икесенә бергә гомуми хезмәт стажы 85 ел, күптән инде лаеклы ялда. Алар балаларының, Илсөяр һәм Илгизәр гаиләләрендә барысы да яхшы булуына, оныклары буй җитүенә, барысының да белгечлек алуына сөенеп туя алмыйлар – медицина хезмәткәре дә, юрист та бар. Вакыт тиз үтә, оныкчыгы Эмилиягә дә инде бер яшь тулган. Йорт хуҗалыгында гадәттәгечә мал-туар күп: 4 ат, 3 үгез, сарыклар, тиздән бройлерлар, үрдәкләр ишегалларын тутырып торачак, ә тавыкларны исәпкә дә алып тормыйлар икән инде. Ямансуларга вакытлары калмый.
– Эшлибез, димәк яшибез, – диләр ир белән хатын. – Ярты гасыр бергә гомер итү – зур юл үтүгә тиң, анда төрлесе булды, шулай да шатлык-кайгыларны икәү бергә кичердек. Балалар, оныклар, туганнар һәм якыннар янәшәдә – шатланып яшисе дә яшисе генә.
фото Сафиуллиннар гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев