Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Кечкенәдән укытучы булырга хыялланган

Шәһәрле Алия Җи­һаншина һәр көнне Байрашка йөреп эшли: анда, авыл мәктәбендә, аның өч укучысы – Илвина, Алисә, Иллория дәресләр башлануын көтә.

(Тәтеш, 5 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Алия Марат кызы һөнәрен 2017 елда башлап җибәрә, аңа кадәр Тәтеш районы администрациясендәге бүлекләрнең берсендә белгеч булып эшләгән.

–     Олы Шәмәк урта мәктәбендә урта сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укытырга дип тәкъдим иткәндә мин бала белән декрет ялында идем. Баштан ук риза булдым. Мин – иҗади кеше, ә укытучы һөнәрендә иҗатсыз эшләү мөмкин түгел, – дип уртаклаша яшь педагог.
Аны көн саен иртә торып авылга барулар да, тәҗрибә булмау да куркытмаган. Бу гаҗәп тә булып тоелыр, мөгаен, әмма Алия Марат кызы дөрес юнәлеш ясавын мәктәпкә барганның беренче кө­неннән үк аңлаган. 
Икенче кызы туган­нан соң ул Байраш мәк­тәбенә эшкә чыккан. Бү­генге көндә ул әлеге авылдагы уку йортында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт куя: яшь педагог дүртенче сыйныфтагы – ике һәм икенче класстагы бер укучысын ышанычлы итеп белем иленә алып керә. 
Алия Марат кызы кечкенәдән үк укытучы булырга уйлаган. Үзенең беренче укытучысы Әлфия Вәлиеваны ул хәзергә кадәр хәтерли.   
–     Мин Зур Әтрәч авылында тудым. Якыннарым һәм туганнарым арасында педагоглар юк,  мин – беренчесе. Төрле олимпиадаларда еш катнаштым һәм балаларны шуңа әзерләгән педагогларга һәрчак сокландым. Мөгаллимә булгач, укучыларым олимпиадаларда һичшиксез беренче урыннарны алачак, дип уйлый идем, – дип сөйли Алия Марат кызы. 
Яшь булса да, аның өчен башкарып чыга алмаслык бурычлар юк кебек, ул үзенә нык ышанган шәхес. 
–     Алия Марат кызы һәрчак педагогик яктан дөрес карар кабул итү җаен табарга тырыша, үз хезмәтендә вак-төякләр юк дип саный. Балаларны ярата һәм алардагы кешелек сыйфатларын хөрмәтли, аларга ялгышлык җибәрү хокукын бирә, дөреслекне табарга ярдәм итә, белемгә омтылырга кызыксыну уята. Безнең уку йортында ул беренче көннән үк балаларны һәм хезмәттәшләрен үзенә җәлеп итте, – дип билгеләп үтә Байраш мәктәбе директоры Гөлназ Котдусова.
Һәм яшь педагог та коллектив турында җылы сүзләр белән генә сөйли: 
– Мәктәптәге һәр укытучы минем өчен эшемдә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булган остаз.
Алия Марат кызының көне иртә таңнан башлана һәм төнгә кадәр дәвам итә. Кагыйдә буларак, ул вакыйгаларга бай: хезмәтеннән тыш, әле тагын өй мәшәкатьләре дә бар. Шулай да барысына да өлгерә.

–     Ирем эшемә аңлап карый. 
Аңа гаилә тормышында да, һөнәрендә дә бәхетле булган хатын-кыз кирәк, – ди яшь педагог.

Мәктәптә кабат кың­гырау чыңлый, талантлы педагог Алия Марат кызының яңа мавыктыргыч белем иленә юл алырга әзер булган өч укучысы кабат парта артларына утыра.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев