Келәштә тиктормас әбиләр яши
Келәш авылында яшәүче Сәгыйдә Нотфуллина олы яшьтә булуына карамастан, җәйге айда мунча себеркесе бәйләүне үзенә бер төрле матур гадәткә керткән.
Өлкән яшьтәге кешеләрнең һәр эшкә тырышлыгын авыр еллар аша узган буын буларак үрнәк итеп алабыз. Алар бернәрсәне дә әрәм итмичә, һәр эшне вакытында башкарырга күнеккән кешеләр. Сәгыйдә әби дә, матур һава торышы булганда җәйнең муллыгыннан файдаланып калырга тели. Ул мунча себеркесе җыяр вакыт җиткәч, кызлары белән бергә кышлыкка ясап куяр өчен хәстәрен күрергә күнеккән.
– Сәгыйдә әби кызлары белән бергә себерке бәйләү өмәсен ел да уздыра. Ул безнең сугыш чоры баласы, дүрт ел “Хатирә” фольклор ансамблендә катнашты. Шундый тиктормас әбиләр яши безнең авылда, – дип уртаклашты Келәштән Гөлчәчәк Галимова.
фолтоны Гөлчәчәк Галимова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев