Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Күңеле яшь, күзләрендә очкыннар балкый

Тәтешле Асия Ибраһимовага яраткан эшен чын күңелдән башкару һәм җаваплылык сыйфатлары хас.

(Тәтеш, 7 август, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина (автор фотосы)). Тәтешле Асия Ибраһимовага яраткан эшен чын күңелдән башкару һәм җаваплылык сыйфатлары хас.

Ул һәрвакытта хәрәкәттә, көч-кодрәтле, үзенең якташлары өчен игелекле гамәлләр эшләргә ихластан ашкынып тора.

Олы Тормы авылында туган Асия Заһир кызы хезмәт эшчәнлеген 17 яшьтән Ямбакты сигезьеллык мәктәбендә пионервожатый буларак башлап җибәрә. Сигез ел Баймәт авыл Советы башкарма комитеты рәисе булып эшли. Аннары үзенең язмышын педагогия белән бәйли, чөнки хезмәт юлын башлаганда аның инде башлангыч мәктәп укытучысы тәҗрибәсе була. 35 ел дәвамында үзенең көчен һәм белемен балаларга багышлый. 

Югары һөнәри осталык, аналитик акыл, ихтыяр көче, гаять зур түземлек куелган максатларына ирешергә һәрвакытта ярдәм итә. Асия Заһир кызы әңгәмә барышында күп сандагы бүләкләре – “Яшьләр белән эшләгән өчен” медальләре, Татарстан Респуб­ликасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары турында тыйнак кына әйтми калдырды. Ә горурланырлыгы бар: ул “Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре” билгесенә ия, “2013 елда Татарстан Рес­публикасының иң яхшы директоры” дип танылган, 2015 елда “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең “Хатын-кыз – әйдаман. Җәмәгать эшлек­лесе” номинациясендә җиңүче булган. 

“Иң мөһиме кеше кирәкле булсын, – ди хезмәт ветераны. – Ул үзенең һөнәрен яратсын һәм барлык кешеләр җитешлеге өчен эшләсен”. 

Асия Ибраһимова Тәтеш татар мәктәбен булдыру өчен янып-көеп йөргән һәм 25 ел аңа җитәкчелек иткән. Асия Заһир кызы иҗтимагый эшчәнлекне уңышлы алып бара. 

Тәтештә Халык­лар дуслыгы йорты ачылу район өчен зур вакыйга булды, анда төрле милләттәге тәтешлеләрнең аралашуы һәм иҗат итүе өчен барлык шартлар тудырылган. Асия Ибраһимова татар милли-мәдәни үзәгенә җитәкчелек итә. Ул күп кенә кызыклы мәдәни чараларны башлап йөри, туган телгә, яраткан халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына мәхәббәт уяту өчен яңа төр эш алымнары уйлап таба. Тәтештә шигъ­рият бәйрәмнәре, Тукай һәм Җәлил укулары уздыру, шагыйрьләр һәм язу­чыларның туган көннәрен билгеләп үтү үзенә күрә бер матур гадәткә кертелгән. Асия Заһир кызы белгечлеге буенча математика укытучысы, әмма күңеле белән лирик, аралашканда да танылган татар классикларының хикмәтле сүз­ләрен кулланып сөйли. 

Студентлар, мәктәп укучылары, балалар бакчалары сабыйлары барлык чараларга актив җәлеп ителә. 

Асия Ибраһимова озак еллар дәвамында шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнаша: “Тәтеш шәһәре” муниципаль берәмлегенең ике чакырылыш депутаты була, иҗтимагый совет әгъзасы булып тора, районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы бүлеге җитәкчесе ­урынбасары. 

Белемле, актив Асия Заһир кызын әле тагын йорт буенча өлкән итеп тә сайлаганнар. Төрле яшьтәге төркем вәкилләреннән команда оешканда гына нинди дә булса уңай яклар барлыкка килә. Ул барлык ишек­ләрне үтеп, һәр йортта яшәүчеләрнең йөрәгенә тәкъдимнәрен җиткерә алган. Хәзер алар подъездларны һәм йорт яны территория­ләрен төзекләндерү буенча барлык эшләрне бик теләп ­оештыралар. 

“Һәр җирдә чисталык хөкем сөрергә һәм барысы да тәртиптә булырга тиеш. Мин авылда туып-үстем, шуңа да райондагы һәм авыллардагы барлык уңай үзгәрешләргә чын күңелдән шатланам, – ди язма героебыз. – Минем хезмәт стажым 43 ел. Шушы вакыт эчендә төрле чаклар булды, шулай да дөрес тәрбия биргәне өчен әнигә чиксез рәхмәтлемен. 

Минем янымда һәрвакытта зирәк укытучылар, остазлар булды. Өлкәннәрнең фикерен һәрчакта хөрмәт итәм. 

Минем тормыш шигаре – якты уйлар белән бары тик алга гына бару, кешеләргә игелекле гамәлләр кылу, кешеләр өчен яшәү, үз халкыма хезмәт итү. Һәрбер көн үкенерлек итеп үтмәсен иде”. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев