Келәштән Кашаф һәм Әнүзә Сафиуллиннар гаиләсе бергә яшәүләренең алтын туйларын билгеләп үткән.
Юбилярлар гомер буе "Путь Ильича" колхозында эшләгәннәр, терлекчелек тармагында югары нәтиҗәләргә ирешкәннәр.
(Тәтеш, 10 апрель, “Тәтеш таңнары”). Келәштән Кашаф һәм Әнүзә Сафиуллиннар гаиләсе бергә яшәүләренең алтын туйларын билгеләп үткән.
Юбилярлар гомер буе "Путь Ильича" колхозында эшләгәннәр, терлекчелек тармагында югары нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Әнүзә апа Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе исеменә лаек булган. Сафиуллиннар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, алар торалар, әти-әниләренең үрнәгендә хезмәт сөючәнлекләре белән аерылып торалар. Икесе дә авылда яшиләр, үзләренә дә тырыш тормыш юлдашларын сайлаганнар. Келәш авылы җирлеге хезмәткәрләре, мәдәният хезмәткәрләре юбилярларны район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм шәхсән үз исемнәреннән котлап, изге теләкләрен әйткәннәр һәм истәлекле бүләк тапшырганнар.
фото Сафиуллиннар гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев